Февральдә нинди түләүләр артачак?(»Интертат»)
1 февральдән башлап Россиядә 40лап төрдәге түләүләр индексацияләнәчәк.
1 февральдән башлап Россиядә 40лап төрдәге түләүләр индексацияләнәчәк. Бу турыда РИА Новости Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка сылтама белән яза.
«Берничә түләү күләме 11,9 процентка артачак», – ди министр.
Аның сүзләренчә, бу исемлеккә түбәндәгеләр керә:
- бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие,
- бала карау өчен айлык пособие,
- ана капиталы,
- ветераннарга айлык акчалата түләү,
- айлык иминият түләве һәм социаль яклауның башка чаралары.
Ана капиталы күләме 587 мең сум чамасы була, ул былтыргыга караганда 62,5 меңгә күбрәк.
Икенче бала өчен ана капиталы 775,6 мең сум була, былтыргыга караганда 82,5 мең сумга күбрәк.
Түләүләрне индексацияләү коэффициентын ел саен 1 февральдән билгелиләр. Ул узган елдагы кулланучы бәяләренең фактик индексына карап куела.
Хезмәт министрлыгында аңлатканча, 2023 елда бу күрсәткеч 1,119 була.
Росстат белешмәсе буенча, кулланучылар бәясе индексы 111,94 процент тәшкил итә (2022 ел декабре – 2021 ел декабренә чагыштырмада).
Чыганак: https://intertat.tatar/news/fevralda-nindi-tulaular-artacak-5857091
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев