erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фирдүс Тямаев тагын операциягә керә: «Бәлки, бу – эстрададан китәргә бер билгедер миңа» (»Интертат,», Гөлназ Хәбибуллина)

Фирдүс Тямаев моннан 2 ел элек Германиядә аягына катлаулы операция ясаткан иде. Хәзер җырчы яңадан операциягә керергә әзерләнә. «Үзем гаепле, үземне сакламадым», – диде Фирдүс «Интертат»ка операциясенең уңышсыз чыгуы сәбәбен.

 

Фирдүс Тямаев тагын операциягә керә: «Бәлки, бу  – эстрададан китәргә бер билгедер миңа»

Фото: җырчының аккаунтыннан

Фирдүс, Германиядә ясаткан операциядән соң барысы да әйбәт булыр кебек иде.

Безнең халык табибларны сүгәргә ияләшкән. Гадәттә, кеше үзенең хатасын танымый. Мин менә үземнең ялгышымны таныйм. Үзем гаепле, операциядән кайткач та үземне сакламадым. Гармуннар күтәреп, унар чакрым йөрдем. Ахыры хәерле булмаячагын сизенә идем. Себер якларында чакта аягым шеште, ялкынсынды. Монда кайтып тикшерткән идем – шул ук киста, диделәр. Тикшеренү нәтиҗәләрен Германиягә җибәрдек. Алар яңадан операциягә чакырды. Әмма мин бу юлы Германиягә барып йөрмәскә булдым. Операцияне үзебезнең профессорларга ышанып тапшырам. Бүген иртән анализлар бирдем.

Операцияне кайсы көнне ясатачагымны беркемгә дә әйтмәячәкмен. Алайса, әни бик каты борчыла. Үзем ачыгавыз бит, болай да бөтенесе шалтырата, сораша башлады. Аллаһы боерса, барысы да әйбәт була. Мин позитивта.

Бу 2 елда аягың авыртып интектердеме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыртты, әлбәттә. Аяк сынарлык хәлгә җиткән бит инде.

Операцияне кайда ясатасың?

Уфадагы бер яхшы профессор белән сөйләштек. «Казанга килеп ясый алам яки үзең Уфага килерсең», – диде. Мәскәү табиблары белән дә киңәшкән идек. Тик күңел шушы Уфа табибына тартты.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaev-tagyn-operaciyaga-kera-balki-bu-estradadan-kitarga-ber-bilgeder-mina-5862590

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре