Гөлнара Тимерҗанова туйга әзерләнә
Гөлнара Тимерҗанова тормышындагы яңалыклар белән уртаклаша.
Баксаң. җырчы туйга әзерләнә икән.
— 9 августта улым Идел өйләнә. Никах — булачак хатынының туган ягы Әлмәттә, туй Казанда була. Улыма 25 яшь. Киленем Адель ике яшькә кечерәк. Быел университет тәмамлап, технолог һөнәрен үзләштерде. Кызым кебек күрәм, икебез бер уйда. Балакайларым бәхетле булсын, дип телим. “Язларым” җырына клип төшердем. Җырлар иҗат итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев