erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ялкын» журналы редакциясе «Кәеф» медиалабораториясенең ачылыш тантанасын уздыра

9 февраль, пәнҗешәмбе көнне, «Ялкын» журналы редакциясе «Кәеф» медиалабораториясенең ачылыш тантанасын уздыра

Чарада Казанның популяр блогерлары, “Insight people” продюсерлык үзәге вәкилләре, яшь журналистлар катнашачак. Кунаклар өчен “Good Night show” командасы кызыклы уеннар әзерләгән.

«Кәеф» медиалабораториясе – заманча форматта эшләү өчен яңа мөмкинлекләр булдырылган комплекс. Медиалаборатория кысаларында өч аерым студия җиһазланган, һәрберсе функциональ яктан төрле локацияләргә бүленгән.

“Кәеф” медиалабораториясе журналистларга, PR-белгечләргә, коммуникацияләр өлкәсендә эшләүчеләргә төрле мөмкинлекләр тәкъдим итә: 
- онлайн очрашулар өчен лекторий;
- презентация өчен сәхнә;
- подкастлар төшерү студиясе;
- циклорамада зәвыклы фотосессия;
- вертикаль видеолар төшерү зонасы;
- туры эфир/стримнар уздыру урыны һ.б.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Кәеф” медиалабораториясе “ТАТМЕДИА” җәмгыяте тарафыннан оештырылды һәм “Ялкын” редакциясе карамагында эшли. 2023 елда масштаблы “ЭТНО-ХАУС – блогерлар мәктәбе” дә әлеге студия кысаларында тормышка ашырылачак. 

Адресы: Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 3 нче кат. 9 февраль көнне 15.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yalkyn-zurnaly-redakciyase-kaef-medialaboratoriyasenen-acylys-tantanasyn-uzdyra-5866702

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X