Ялларда нинди һава торышы көтелә?
Республикада соңгы 3 көндә көньяктан үтеп кергән циклон йогынтысында айлык норманың 63-107 проценты, кайбер районнарда – 185 проценты күләмендә явым-төшем булган.
Якынлашып килүче ялларда аз гына яңгырлар булачак. Ә инде киләсе атна башында +13 градуска кадәр җылытачак. Гидрометеоүзәк фаразына караганда, җомга – 29 мартта явым-төшем көтелми. Көндез +1…+6 градус, төнлә -4…-9 градус, урыны белән томан. Шимбә – 30 мартта көндез аз гына яңгырлар явып үтәчәк һәм +2…+7 градуска кадәр җылытачак. Төнлә 0…-5 градус, явым-төшем булмаячак. Якшәмбе – 31 мартта Татарстанда аз гына яңгырлар фаразлана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +3…+8, төнге сәгатьләрдә -1…+3 градус күрсәтәчәк. Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, республика киләсе атна башында җылы антициклон йогынтысында калачак. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы акрынлап күтәреләчәк. 1 апрельдә көндез +6…+11, 2 апрельдә +8…+13 градус булачак. Төнлә 0…+5 градус.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138958/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев