erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 30 нчы маршрут автобусы бер көнгә бушлай булачак

28 ноябрьдә «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясе кысаларында Казан автобус маршрутларының берсе бушлай булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ»

30 нчы маршрут автобусы (борт номеры – 704) иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр шәһәр халкын түләүсез йөртәчәк. Мондый бүләкне башкала халкына быел инде икенче тапкыр ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ясый. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

30 нчы маршрут очраклы сайланмаган: ул шәһәрдә иң озын маршрутларның берсе санала һәм бу автобусларда халык һәрвакыт күп була, диелә хәбәрдә.

Бушлай автобусны тану бик җиңел булачак: аның алгы тәрәзәсенә «Благотворительный маршрут БФ «Закят» дип язылган язу куелган, ә автобус эче төсле шарлар һәм хәйрия турында банерлар белән бизәлгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шунысы игътибарга лаек, 30 нчы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм саваплы гамәлләр башкару фазыйләтләре белән якыннанрак таныша алачак. Бу көнне шулай ук qr-код буенча иганә кертү мөмкинлеге дә булачак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев