erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда онкология белән авыручыларга ярдәм күрсәтү үзәге ачылды

Казанда онкология диагнозы белән очрашкан кешеләр һәм аларның якыннары өчен яңа ярдәм үзәге эшли башлады. Биредә бушлай психологик һәм юридик консультацияләр алырга, шулай ук онкологик авыруны җиңеп чыккан кешеләр белән аралашырга мөмкин.

 

Казанда «Онкологика» хәйрия фондының ярдәм үзәге ачылды. Үзәк онкология белән авыручыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик һәм юридик ярдәм күрсәтә.

Мондый үзәкләр Екатеринбург, Краснодар, Түбән Новгород, Самара һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә эшли.

Казан үзәгендә нинди ярдәм күрсәтелә?

Яңа үзәктә онкология диагнозы куелган кешеләр психолог һәм юрист белән бушлай киңәшә ала. Белгечләр авыру вакытында килеп туган эмоциональ һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә.

Моннан тыш, үзәктә «онкомейтлар» белән очрашулар үткәрелә. Алар — онкологик авыруны үзләре кичергән һәм бу тәҗрибә аша узган кешеләр. Алар белән аралашу пациентларга һәм аларның якыннарына үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирә.

Казандагы «Онкологика» ярдәм үзәге координаторы Ләйлә Димөхәммәтова сүзләренчә, яңа мәйданчык кешеләргә авыру белән ялгыз калмаска ярдәм итәчәк.

«Онкологик авыру белән очрашканда, диагноз белән бергә күп кенә сораулар, борчылулар һәм билгесезлек барлыкка килә. Татарстанда яшәүчеләр хәзер Казанда ярдәм алырга мөмкин булган урын барлыгын белсен иде. Монда ярдәм итәчәкләр, терәк булачаклар һәм кирәк булганча янәшәдә калачаклар», — диде Ләйлә Димөхәммәтова.

Үзәк кайда урнашкан?

«Онкологика» фондының Казандагы ярдәм үзәге Абсалямов урамы, 13нче йортта, беренче катта урнашкан. Керү Ozon ягыннан.

Үзәк дүшәмбедән җомгага кадәр 11:00дән 19:00гә кадәр, төшке ялсыз эшли.

Проект Россия Президенты гранты кысаларында, Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

«Онкологика» хәйрия фонды — онкологик авырулары булган өлкәннәргә һәм аларның якыннарына Россиянең төрле төбәкләрендә системалы ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган оешма.

Чыганак: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре