Казанның Совет районы өлешендә су белән тәэмин итү вакытлыча тукталачак
Казанның Совет районында 10 гыйнварда Рәшит Ваһапов урамы, 17а адресы буенча суүткәргеч челтәрләрендә авария хәлендәге эшләр аркасында су белән тәэмин итү вакытлыча сүндереләчәк.
09:00 сәгатьтән якынча 21:00 сәгатькә кадәр су булмаячак, дип хәбәр иттеләр Казан Водоканалы Телеграм-каналында.
Түбәндәге адреслар буенча йортлар сусыз калачак:
Ваһапов урамында – 3, 9, 13, 15, 9А, 15а, 17, 17А, 17Б, 19, 11;
Академик Глушко урамында – 17, 19, 21, 31, 33, 39, 41, 23, 22В, 22Б, 22А, 22, 20, 18/23, 27, 21А, 25/1, 35, 16Б, 16Г, 25, 29;
Магистраль урамында - 20, 18А.
Халыкка су ташу оештырылачак. Автоцистерналар авария-диспетчерлык хезмәтенең 231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган заявкалар буенча җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев