erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Көзен Татарстан «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылачак

Быел урман янгыннарыннан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм йөзеннән 70 млн агач утырту планлаштырыла.

"Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә әзерлек Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында башланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Алсу Антонова хәбәр итте.

"Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 2019 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – Россиянең урман байлыкларын саклау, торгызу һәм үрчетү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Быел урман янгыннарыннан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм йөзеннән 70 млн агач утырту планлаштырыла.

Чараны РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АНО һәм «Экосистема» ВЭОД оештыра. ЧЫГАНАК

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев