erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләбиб Лерон: “Земфира... Үлгән, дип язалар сине соцчелтәрдә...”

Язучы, шагыйрь Ләбиб Лерон журналист Зимфира Гыйльметдинованың вафатыннан соң социаль челтәрдә хушлашу сүзен язган.

 

“Земфира... Үлгән, дип язалар сине соцчелтәрдә... Мин ышанмыйм һаман, ышаналмыйм... Унбиш көнләп элек сөйләштек... Ковид белән чирләдек бит әле – әни белән икәү, дидең... Терелеп киләбез инде, бүген хастаханәдән чыгабыз, дидең... Күптән түгел генә хастаханәдә вафат булган Фәйрүзә Мөслимованы искә алдык...

Хастаханәгә кермичә генә дәваланасы калган аңа, чир ныклап ябыша бит анда, дигән идем, Айдар абый Хафизовның, Хәлим абый Җәләйнең хастаханәдән чыгар алдыннан гына, ни сәбәптәндер, кинәт үлеп китүләрен дә әйттем, син исә, киресенчә, хастаханәгә кереп ятуны, һәркемгә дә вакцина ясату кирәклеген хуплап сөйләгән идең... Безне монда әйбәт карадылар, дигән идең... Үзем язам, үзем синең үлгәнеңә һаман ышана алмыйм...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Безнең мирас"ның актив авторы идең, могътәбәр җырчыларыбызны барлап, алар турында язып тора идең... Идең, дидем, шулай дип язарга туры килә инде, Земфира... Ачуланма... Ачуланма миңа, безгә... Синең алда гаепле-мазар булган булсабыз, кичер безләрне, Земфира... Кичерә күр, Аллаһым!..” - дип язган ул.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/lbib-leron-zemfira-lgn-dip-yazalar-sine-sotscheltrd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре