Машина йөртүчеләрне Татарстанда көчле җил, явым-төшем һәм томан турында кисәттеләр
ЮХИДИ машина йөртүчеләрне Татарстанда һава торышы начарлану көтелүе турында кисәтте. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең телеграмдагы рәсми каналында хәбәр ителә.
10 мартта, республика территориясендә кайвакыт тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитә торган җил, томан, җепшек кар һәм яңгыр көтелә.
Автомобиль хуҗаларына машиналарның техник торышына аерым игътибар бирергә, тормозлау системаларын һәм оптиканы тикшерергә киңәш итәләр.
Томан вакытында хәрәкәт иткәндә каршы якка чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясамаска кирәк, автомобиль тизлеге юл шартларына туры килергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев