erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онык туган очракта өстәмә ял кертергә тәкъдим ителә

Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова хезмәткәрләргә оныклары туу уңаеннан өстәмә отпуск бирергә тәкъдим итте. Ул тиешле хатны Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә җибәргән, дип хәбәр итә RT басмасы.

Хәзер Россия Хезмәт кодексы өч очракта биш көнлек отпуск бирүне күздә тота: бала туганда, никахны теркәү өчен, якын туганнары үлсә. Бу очракларда ял түләүсез, әмма аны эш бирүче хезмәткәрнең гаризасы буенча бирергә тиеш.

Бу чорда гаилә өчен якыннарының максималь ярдәме бик мөһим, дип ассызыклады Лантратова. Россиядә өлкән туганнарның яшьләргә, шул исәптән балаларны тәрбияләү эшендә дә, традицион рәвештә ярдәм итүләрен билгеләп үтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәсәлән,әби-бабайларның 20 проценты оныклары белән көн саен, яки балалары эштә вакытта, бөтен вакытын үткәрә. Өчтән бере генә оныклары белән атнага бер тапкырдан да азрак вакыт күрешә.

Хезмәт министрлыгына мөрәҗәгать текстында Лантратова оныклары туган очракта хезмәт хакын саклап калмыйча, биш календарь көнгә кадәр хезмәткәрләр өчен өстәмә отпуск кертүнең максатка ярашлылыгын карауны, шулай ук бу мәсьәлә буенча министрлык позициясен бирүне сорады.
Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев