erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин яшь галимнәргә премияләр бирү турындагы указга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин фән өлкәсендәге казанышлары өчен яшь галимнәргә премияләр бирү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Әйтик, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен акватермолиз катализаторларын уйлап чыгарганы өчен Казан федераль университетының фәнни хезмәткәре Ирек Мөхәммәтдинов Дәүләт башлыгыннан бүләк алуга иреште. П.П. Ширшов исемендәге океанология институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Александр Осадчиев Арктика диңгезләрендә океанология процессларын тикшерүдә ирешкән уңышлары өчен премия алды, бу Төньяк диңгез юлы акваториясендә хуҗалык эшчәнлеге өчен бик мөһим.

Шулай ук Санкт-Петербург дәүләт университеты доцентлары Ирина Тимофеева һәм Андрей Шишов сәнәгать, табигый һәм биомедицина объектларына инструменталь химик анализ ясау өчен материаллар һәм методлар эшләү өчен бүләкләр алды.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-yash-galimnrg-premiyalr-bir-turyndagy-ukazga-kul-kuydy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X