erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәшит Нургалиев Иминлек советы секретаренең беренче урынбасары итеп билгеләнде

Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советы секретаренең беренче урынбасары итеп Рәшит Нургалиевны билгеләү турындагы карарны имзалады.

Бу турыдагы документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Рәшит Гомәр улы Нургалиевны хәзерге вазифасыннан азат итәргә һәм Россия Иминлек советы секретаренең беренче урынбасары итеп билгеләргә», диелгән текстта.

Рәшит Нургалиев 2012 елдан Иминлек советы секретаре урынбасары булып эшләде. Элеккеге Россия эчке эшләр министры ведомствоны 2004 елның мартыннан 2012 елның маена кадәр җитәкләде. Ул - армия генералы, икътисади фәннәр кандидаты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Владимир Путин тагын бер карары белән Иминлек советы секретаре урынбасары итеп Алексей Шевцовны билгеләде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-rasit-nurgalievny-iminlek-sovety-sekretarenen-berence-urynbasary-itep-bilgelade-5866656

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев