erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республикада яшәүче миллионнан артык кеше 60тан артык төр түләү алачак

2026 елның 1 гыйнварыннан татарстанлыларның иминият пенсияләре күләме арта, ә 1 февральдән, узган елгы инфляцияне исәпкә алып, социаль пособиеләр артачак. «Татар-информ» га биргән интервьюсында ярдәмнең кирәкле чаралары турында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

- Эдуард Яфасович, РФ Социаль фондының ТР бүлеге Татарстанда яшәүчеләргә ничә төрле түләү билгели? Алучыларның гомуми саны күпме?

- Татарстан буенча СФР бүлеге 60тан артык төр түләү билгели. Алучыларның гомуми саны республикада яшәүче 1 миллионнан артык. Бу балалы гаиләләр, пенсионерлар, инвалидлар һәм гражданнарның башка категорияләре.

- Нинди ярдәм чараларына ихтыяҗ зур?

- Бүгенге көндә иң кирәкле программалар арасында балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар да бар. Гражданнар мөрәҗәгатьләре саны буенча ана (гаилә) капиталы абсолют лидер булып кала. Аның буенча төп сораулар чаралар белән эш итү буенча гамәли адымнар белән бәйле. Кешеләр капиталны торак шартларын яхшыртуга яки балаларга белем бирүгә ничек юнәлтергә икәнлеге белән актив кызыксына.

Моннан тыш, балалы гаиләләр өчен бердәм пособие мөһим ярдәм чарасы булып тора, бу аны билгеләү шартлары һәм дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион рәсмиләштерү тәртибе турындагы сорауларның зур күләме белән раслана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев