erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Россия чаңгы юллары» быел Казанда биш мәйданчыкта узачак

Татарстанда «Россия чаңгы юллары» старты 11 февральдә була

Казанда узышлар биш мәйданчыкта узачак: Горки-Әмәт урманы, Казансу елгасының Гаврилов урамы тугаенда, Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы һәм «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Илдар Садриев хәбәр итте.

«Безнең илдә «Россия чаңгы юлы» 41нче тапкыр узачак. Анда республиканың барлык районнары да катнашачак. Татарстанда чаңгы ярышлары - иң популяр спорт төрләренең берсе. Былтыр стартка төбәктәге 130 меңгә якын кеше чыкты, быел без аларның саны ким булмас дип өметләнәбез», –  дип өстәде спикер.

«Мирный» чаңгы-биатлон комплексы «Россия чаңгы юллары»н беренче тапкыр кабул итәчәк. Анда профессиональ спортчылар өчен иртәнге 10.00 сәгатьтә 5 һәм 10 километрга чаңгыда узыш була, ә массакүләм старт 12.30 сәгатькә планлаштырылган, аңа мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен старт аерым оештырыла.

Казанда массакүләм чаңгы узышында катнашу өчен Үзәк стадионның матбугат үзәгендә (Ташаяк ур., 5нче йорт) теркәлү узарга кирәк. Теркәлү 10 февральгә кадәр дәвам итә.

Быел «Россия чаңгы юллары»ның яңалыгы – һәр мәктәптә массакүләм узышлар үткәрү. Укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм укытучылары да катнашырга чакырылачак, дип хәбәр итте Татарстан башкаласының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.

Казан мәйданчыкларында массакүләм стартлар расписаниесе:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Мирный» чаңгы-биатлон комплексында – 10.00,

Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә  – 10.00,

Горки-Әмәт урманында – 10.45,

Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында  –  9.00 сәгатьтә.

Гаврилов урамы буенча Казансу тугаенда 10.30 сәгатьтә тантаналы ачылыш булачак, шуннан соң старт биреләчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-cangy-yullary-byel-kazanda-bis-maidancykta-uzacak-5866700

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X