erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Россия президенты киләсе елның нинди ел булачагын әйтте

Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте

Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә Россия Президенты Владимир Путин указында.

2023 елның 27 декабренә кадәр хөкүмәт оештыру комитетын төзи, шулай ук Гаилә елы хөрмәтенә уздырылачак төп чаралар планын эшли һәм раслый, аларны финанслау чыганакларын билгели.

Оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, бу ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-rossiyada-2024-elny-gaila-ely-dip-iglan-itte-5879420


Нет комментариев