erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә ипотека кредиты күләме 11,5 процентка артты

Россиянең зур шәһәрләрендә ипотека кредитының уртача күләме 11,5 процентка (узган елның гыйнвары белән чагыштырганда) арткан.

Россиянең зур шәһәрләрендә ипотека кредитының уртача күләме 11,5 процентка (узган елның гыйнвары белән чагыштырганда) арткан. Бу хакта «Этажи» федераль компаниясенең ипотека буенча экспертлары хәбәр итә. 

Аналитиклар 2023 елның гыйнварында Россиянең зур шәһәрләрендә икенчел торак сатып алу өчен ипотека кредитларының уртача суммаларын бәяләде һәм аларны узган елның гыйнварында ипотека кредитларының уртача күләме белән чагыштырдылар. «Известия» шул хакта яза.

«Узган елның гыйнварында Россиянең зур шәһәрләрендә ипотека кредитларының уртача күләме 3,16 млн сум дәрәҗәсендә иде, 2023 елның гыйнварында ул 3,53 млн сумга кадәр артты», - дип сөйләде «Этажи» федераль компаниясенең ипотека департаменты җитәкчесе урынбасары Татьяна Решетникова.

Компания мәгълүматлары буенча, икенчел торак сатып алу өчен ипотека кредитларының уртача күләме агымдагы елның гыйнварында Ростов-Донда 32,4 процентка арткан, ягъни 2,946 млн сумнан 3,901 млн сумга кадәр җиткән.

Икенче урында - Чиләбе, анда ипотека кредиты күләме узган елның гыйнвар ае белән чагыштырганда 25,8 процентка арткан, 2,051 млн сумнан 2,581 млн сумга кадәр җиткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өченче урында – Красноярск, анда үсеш 21,3 процент тәшкил иткән, ә ипотека кредитының уртача күләме 3,737 млн сумга кадәр арткан.

Самара – дүртенче урында, анда ипотека кредитының уртача күләме 18,6 процентка арткан.

Лидерларның бишлеген Санкт-Петербург йомгаклый, анда үсеш 16,9 процент тәшкил иткән.

Шулай ук алдынгылар унлыгына Казан ( 16,2 процент), Краснодар (14,6 процент), Омск (14,2 процент), Новосибирск (12,7 процент) һәм Түбән Новгород (12,5% процент) кергән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-ipoteka-kredity-kulame-115-procentka-artty-5866584

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев