erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрьдә һава торышы ничек булачак?

Планетаны аномаль эсселек каплап алды. Европа белән Кытайда һава температурасы 45 градустан артты. Төркия, Греция һәм Испаниядә урманнар яна. Үзебезнең Россиядә дә табигать катаклизмнары булып тора. Көньяк төбәкләрдә су басулар, давыл-өермәләр булып узды. Белгечләр әйтүенчә, бу климатның үзгәрә баруын күрсәтә торган билгеләр.

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, хәзерге вакытта Эль-Ниньо феномены күзәтелә. Икенче төрле әйткәндә, Тын океанның үзәк өлеше ярты градуска җылырак булу. Ярты градус кына булса да, ул сизелә. 

–  Бу вакытта атмосферага җылылык бүленеп чыга һәм ул бөтен җир шарындагы һава торышына йогынты ясый. Глобаль температура безнең республикага да тәэсир итми калмый әлбәттә. Әлеге күренешнең күпмегә сузылачагын әйтеп булмый. Берничә ай да, ике ел да булырга мөмкин ул. 2017 ел метеокүзтүләр тарихында иң җылысы булды. Шуңа да климатололар һәм метерологлар 2023 ел да шул ук 2017 ел кебек җылы булачак дигән фикердә. Эль-Ниньо күренеше гадәттә җиде елга бер була, бу юлы алты елдан соң кабатланды, – ди белгеч. 

Август ае да эссе булуы белән истә калыр мөгаен. Айның беренче көннәре аномаль эсселәрдән башланды. Климатик нормадан якынча дүрт градуска югарырак булган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–  Беренче атнада һава температурасы 23,8 градуска кадәр җитте. Норма буенча августта 18,5 градус булырга тиеш. Гомумән алганда августта уртача температура 19,5 градус булачак. Республиканың төньягында явым-төшемнәр нормага якын булыр дип көтелә, ә көньяк ягында яңгыр әз явачак. Бу фаразлар чынга ашкан очракта август ае өч ел рәттән аномаль җылы һәм коры булачак.

–    Сентябрь ае ничек килер дип уйлыйсыз? 
–    Актуаль фаразларга караганда, климатик нормадан югары булыр кебек. Күпмегә икәнен әйтеп булмый. Төгәл фаразларны августның соңгы көннәрендә әйтербез. Шунысын әйтеп була: елдан-ел август белән сентябрь җылырак була бара. Димәк, җәй дә тоткарлана.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев