erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сириядә җир тетрәү сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов Бәшәр Асадка кайгы уртаклашу белдерде

Татарстан Рәисе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Сирия Президенты Бәшәр Асадка кайгы уртаклашу белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән илнең төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешләрендә көчле җир тетрәде, анда 300дән артык кеше корбан булган.

«Сириянең төньяк районнарындагы җир тетрәүнең фаҗигале нәтиҗәләре белән бәйле кайгы уртаклашабыз. Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек сүзләрен, шулай ук әлеге табигать бәла-казасы нәтиҗәсендә зыян күргән барлык кешеләрнең тизрәк савыгуын теләвебезне җиткерүегезне сорыйм», – диелә хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга да кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәде. Корбаннарның якынча саны 1 мең кешедән артып киткән, тагын берничә мең кеше зыян күргән. Россия Президенты Владимир Путин ике илнең лидерына да кайгы уртаклашу сүзләре һәм ярдәм тәкъдим итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/siriyada-ir-tetrau-sabaple-rostam-minnexanov-asadka-kaigy-urtaklasu-belderde-5866657

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев