erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Стоматологка барсаң, аларда акча кайгысы. Гинекологка барсаң, аның да синдә акча эшләп каласы килә...»

Үз гомерегезгә бер тапкыр булса да, сезгә бушлай медицина хезмәтләре тәкъдим итеп шалтыратканнары бардыр. Кемнәрдер андый очракта элемтәне өзә, кемнәрдер югалып кала, кемнәрдер ризалаша. Ризалашкан очракта, клиентны ниләр көтә соң?

Үз гомерегезгә бер тапкыр булса да, сезгә бушлай медицина хезмәтләре тәкъдим итеп шалтыратканнары бардыр. Кемнәрдер андый очракта элемтәне өзә, кемнәрдер югалып кала, кемнәрдер ризалаша. Ризалашкан очракта, клиентны ниләр көтә соң?

Шундый үзәкләрнең берсендә эшләгән хезмәткәрдән бу сорауны ачыкларга тырыштык. 

– Сезнең үзәк нәрсә белән шөгыльләнә?
– Ул медицина үзәге. Гинекология һәм стоматологиядән кала барлык табиблар да бар. Массажлар ясыйлар, косметология буенча барлык төр процедураларны үткәрәләр. Мин анда өлкән куратор булып эшлим. Менеджерлар абонемент сату белән шөгыльләнсә, без исә әзер клиентларны “җитәкләп” йөртәбез. Дәвалану ничек барасын, нинди анализлар бирергә кирәклеген һәм башкасын  аңлатабыз.

– Сезгә килеп анализ гына тапшырып китәргә буламы соң?
– Әйе, әлбәттә. Тикшеренү үтәргә дә, косметологка килергә дә була. Әгәр инде процедураларны дәвамлы итеп, комплекслы рәвештә алырга теләсәгез, андый очракта абонемент рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен рассрочка тәкъдим итәбез. Процентларын клиника үз өстенә ала. Әгәр клиент 36 ай буе банкка бурыч түли икән, ул 36 ай буе безгә йөри дигән сүз. Без аларны ташламыйбыз, исемебез үзгәргән очракта да.

– Оешмагызның исемен алыштырып торалар, димәк?
– Әйе, булгалый андый хәлләр. Салым түләмәс өчен ике-өч ел саен алмаштырып торалар.

– Әллә суд приставларыннан качу өчен шулай эшлисезме?
– Юк, алардан качмыйбыз. Безнең белемле юристыбыз бар, ул судларда бик яхшы эшли, барлык проблемалардан да йолып кала ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Үзегезне судка биргәннәре бар, димәк?
– Бар инде, әйе. Кайвакыт клиентлар үткәрелә торган процедуралар белән килешми. Бездә комплекслы итеп эшлиләр бит. Мәсәлән, бер сеанска киләсең, анда унбишәр минут өч төрле процедура ясыйлар. Ә клиентлар һәр зонага кырык бишәр минут массаж ясауларын тели. Моның буенча да судка биргән очраклар бар. 

– Кредит алдырту өчен клиентларны гипнозламыйсыздыр бит? 
– Юк, бернинди гипноз да юк. Куллерларда су тора, без дә шул ук суны  эчәбез.

– Образлы итеп әйтүем.
– Күпмедер дәрәҗәдә психологик басым бар инде. Килгән кешегә башта “салкын җибәрәбез”, ягъни аның үзен каравы-карамавы, кайсы клиникага йөрүе безгә барыбер дигән кыяфәт чыгарабыз. Аннары төрле отышлы вариантлар тәкъдим итәбез. Каршы килүләрне “ябабыз”. Мәсәлән, сездә кыйммәт дисәләр, башка оешмаларның бәяләре белән чагыштырып күрсәтәбез.

– Кеше сау-сәламәт булса да, берәр төрле процедурага булса да аны тартып китерергә тырышасыз инде, шулаймы?
– Тулысынча сәламәт кешеләр юк. Анализ биргәндә, УЗИ үткәндә барыбер нинди дә булса тайпылыш табыла. 

– Барыбер сезнең максат кеше кайгырту түгел, ә акча алу бит инде.
- Әйе, әлбәттә! Ул бөтен җирдә дә шулай. Стоматологка барсаң, аларда да акча кайгысы. Гинекологка барсаң, аның да синдә акча эшләп каласы килә. 

Дәвамын укыргаШәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X