erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә 6-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү курсын яңартачаклар

Курсның төбәк өлешен Татарстан Мәгарифне үстерү институты профильле министрлыклар, республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары, колледжлары һәм сәнәгать предприятиеләре белән берлектә эшли.

Татарстан мәктәпләрендә сентябрьдән 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия – минем офыкларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсы яңартылачак. 2026/2027 уку елында программага беренче тапкыр республиканың икътисадына, предприятиеләренә һәм кирәкле һөнәрләренә багышланган төбәк блогын кертәчәкләр, дип хәбәр итә «Киләчәккә Билет» проектының матбугат хезмәте.

Аңа тугыз тематик дәрес керәчәк. Анда укучыларны Татарстан икътисадының төп тармакларының казанышлары, аларның кадрлар ихтыяҗлары, реаль эш урыннары, хезмәт шартлары һәм республикада карьера үсеше өчен мөмкинлекләр белән таныштырачаклар.

Дәресләрне тармак һәм практик юнәлешле дәресләргә бүләчәкләр. Беренче очракта укучылар икътисадның төрле тармакларының тарихын һәм хәзерге торышын өйрәнәчәкләр, хезмәт батырлыгы һәм җитештерүне нәтиҗәле оештыру мисаллары белән танышачаклар. Өзлексез белем алуга, фәнни танып-белүгә һәм сакчыл җитештерүгә аерым игътибар бирәләр. ТУЛЫРАК
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев