erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Рәисе Саба районында яңа газүткәргечне эшләтеп җибәрде

Саба районының Олы Нырты авылында күпфункцияле авыл мәдәният йорты файдалануга тапшырылды һәм табигый газга тоташтырылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Газпром межрегионгаз» генераль директоры Сергей Густов һәм тармак җитәкчеләре катнашты.

 

Саба районына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» җәмгыятенең генераль директоры Сергей Густов Олы Нырты авылында булдылар. Алар яңа күпфункцияле авыл мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты һәм бинаны табигый газ белән тәэмин итүгә старт бирде.

Чарада шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Раис Миңнеханов, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов һәм «Газпром межрегионгаз Казан» генераль директоры Айдар Таһиров катнашты.

Яңа мәдәният йортының мәйданы 987 квадрат метр тәшкил итә. Ике катлы бинада 200 урынлы тамаша залы, китапханә, душ һәм киенү бүлмәләре булган спорт залы, өстәл теннисы һәм бильярд өчен мәйданчыклар, тренерлар һәм балалар түгәрәкләре өчен махсус бүлмәләр урнашкан.

Объектны газлаштыру өчен якынча 160 метр озынлыктагы газ челтәре төзелгән. Шулай ук тышкы газ казаны һәм газ исәбен алу җайланмасы урнаштырылган. Бу мәдәният йортының ел әйләнәсе нәтиҗәле эшләвен тәэмин итәчәк.

Сергей Густов авылларда социаль әһәмияткә ия объектларны газлаштыруның кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, газлаштыру – ул кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән эш.

Яңа мәдәният йорты авыл халкы өчен иҗат, спорт һәм ял үзәгенә әверелер дип көтелә. Биредә мәдәни чаралар, түгәрәкләр һәм төрле буын вәкилләрен берләштергән очрашулар үткәрү өчен барлык шартлар да булдырылган.

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре