Татарстанда бер табиб хатынын атып үтергән
Алар икесе дә табиб булган.
Чаллыда 72 яшьлек ир-ат, шәхси клиника хуҗасы, үзенең 67 яшьлек аерылышкан хатынын атып үтергән, шуннан соң үз-үзен үтергән, дип хәбәр итә "Челнинские Известия".
Тикшерү органнары мәгълүматы буенча, инцидент ГЭС поселогында аларның шәхси йортында иртәнге 9 сәгать тирәсендә булган. Ир-ат "Сайга" ярымавтомат мылтыгын кулланган, хатынына аткан, шуннан соң үзен үтергән.
Җинаять урынында баласы белән кызлары булган. Әнисен яклап маташканда аның җилкәсе яраланган.
Инцидент нәтиҗәсендә һәлак булган Рушания Сәгъдиева ТРның атказанган табибы, танылган невролог һәм гирудотерапевт булган.
Фаҗига сәбәбе, беренчел мәгълүматлар буенча, милекне бүлү җирлегендә низаг аркасында килеп чыккан. РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/callyda-ber-tabib-uzenen-xatynyn-atyp-utergan
Фото: Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев