Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм яшүсмер үлгән
Әлмәт районындагы юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм 16 яшьлек яшүсмер һәлак булган.
Татарстанның Әлмәт районында Казан-Оренбург трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. "Лада" автомобиле белән идарә итүче 1961 елгы хатын-кыз каршы як полосага чыга, идарәне югалта һәм Scania йөк машинасына килеп бәрелә.
Авария аркасында руль артындагы хатын-кыз һәм аның 16 яшьлек пассажиры һәлакәт урынында җан бирә. Машинада шулай ук дүрт яшьлек бала да булган, ул төрле тән җәрәхәтләре алган, хәзерге вакытта хастаханәдә дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев