erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

ТР хастаханәләренә талпан тешләве аркасында 6 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән

Талпан тешләүнең иң күп өлеше Казан, Чаллы һәм Әлмәт районнарында теркәлгән.

Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләренә талпан суыру уңаеннан 5881 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1253е балалар, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Талпан тешләүнең иң күп өлеше Казан, Чаллы һәм Әлмәт районнарында теркәлгән.

Талпан боррелиозының 10 очрагы һәм читтән кертелгән талпан энцефалитының өч очрагы ачыкланган. 

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/na-segodnya-v-bolnicy-rt-iz-za-ukusov-kleshhei-obratilis-pocti-6-tysyac-celovek-6034062

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев