erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукталышлар артты: Казан – Кукмара поезды Бөреле станциясендә дә туктый башлады

27 апрельдән Казан – Кукмара маршруты буенча йөрүче шәһәр яны поезды өчен яңа тукталыш кертелде. Хәзер поезд Бөреле станциясендә дә пассажирларны утырту һәм төшерү өчен туктый.

Казан – Кукмара юнәлешендәге №6436 шәһәр яны поезды хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелде. «Содружество» компаниясе хәбәр итүенчә, 27 апрельдән башлап состав Бөреле станциясендә өстәмә тукталыш ясый башлады. Бу карар пассажирлар өчен уңайлыкларны арттыру максатыннан кабул ителгән.

Оештыручылар мәгълүматына караганда, поезд Биектау станциясенә кадәр элеккеге расписание буенча йөри. Бөреле станциясенә ул 15:50 сәгатьтә килеп җитә һәм 15:51 сәгатьтә кузгала. Аннары Коркачык станциясендә 16:01–16:02 сәгатьләрдә туктый, һәм алга таба хәрәкәтен гадәти график буенча дәвам итә.

Компаниянең рәсми хәбәрендә болай диелә:
«Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан, поезд Бөреле станциясендә утырту һәм төшерү өчен тукталачак».

Әлеге яңалык җирле халык өчен аеруча әһәмиятле. Бөреле һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләргә хәзер Казанга яки Кукмарага бару тагын да уңайлырак булачак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре