erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби хезмәткә 21 яшьтән китә башлаячаклар?

Инициатива авторлары раслаганча, ул гражданнарга урта гомуми белем, шулай ук урта һөнәри яки югары белем алуны гарантияләргә ярдәм итәргә тиеш.

Дәүләт Думасына хәрби хезмәткә чакырылыш яшен этаплап 21 яшькә кадәр күтәрү турында закон проекты кертелде. Бу документ парламентның түбән палатасы базасында чыкты.

Ашыгыч хезмәткә чакыруның яңа системасына күчүне 2026 елга гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шул ук вакытта теләүчеләр, хезмәткә чакырылу яшен арттыруга карамастан, 18 яшьтән хезмәт итә алачак.

Аңлатма язуында хәбәр ителгәнчә, яңалык укучыларны һәм студентларны уку чорында хәрби хезмәткә чакырудан яки медицина күрсәткечләре буенча кичектерү алу өчен елына ике тапкыр хәрби комиссариатка мәҗбүри килүдән коткарачак.

Моннан тыш, яңалык федераль бюджетка йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки гомуми яки урта һөнәри белем бирү оешмаларына хәрби хезмәткә чакырылучыларның медицина тикшерүен оештыруга һәм уздыруга ел саен 639 млн сумнан артык бүлеп бирелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Декабрь ахырында Украинада дәвам итүче махсус хәрби операция фонында Россия саклану министры Сергей Шойгу хәрби хезмәткә чакыру яшен этаплап арттырырга тәкъдим итте. Россия Президенты Владимир Путин бу идеяне хуплады.

Чыганак: Татар-информ

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/khrbi-khezmtk-21-yashtn-kit-bashlayachaklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев