erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

13 бала әнисе Альбина Хәйдәршина: «Ул-кызларымны үзебез өчен таптым»

Сөбханалла! Башкортстанның Балтач районында яшәүче 45 яшьлек ханым шушы көннәрдә 13 нче баласын тапкан. Сабый өч килодан артык булып туган, әнисе дә үзен бик яхшы хис итә икән. Малайга Байрас дип исем кушканнар. Хәзер гаиләдә җиде малай, алты кыз үсә. Без герой ананы эзләп таптык. ("Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова)

Әмма тиз генә элемтәгә кереп булмады. Альбинаның бер генә минут буш вакыты да юк икән. Безнең белән аралашканда, пирог пешергән чагы иде.

– Аллаһы Тәгалә биргән балаларның барысын да таптым. Аларның һәркайсы үз ризыгы белән туа бит. Мин балаларымның тормышта үз урынын табасына ышанам, – дип сүз башлады ул. – Олы балаларны оядан чыгарып җибәрдек инде. Кызым Элита кияүдә. Аның ике баласы бар. Күптән әби инде мин. Кызым гаиләсе белән Бирск шәһәрендә яши. Улым Артур, авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап, бер төзелеш оешмасында хезмәт куя. Өченче балабыз Альмир Уфа нефть университетын тәмамлады. Армиядә ул. Айгиз белән Айназ – студентлар әле.

Шулай итеп, өйдә тагын сигез бала тәрбияләнә. Альбинаның ире Уфага йөреп эшли. Өйгә ялларда гына кайта икән. Әле мал-туар да тоталар. Бөтен эш – Альбина җилкәсендә. Әмма ул бер дә зарланмый. Вакытны ничек җиткерәсе икән, дип кенә баш вата.

– Мин 18 яшемдә кияүгә чыктым. Ул вакытта ирем Винерга 23 яшь иде. Без Балтач районының Югары Карыш авылында яши башладык. Анда зур итеп йорт салдык. Әмма балалар туа башлагач, авылда аларга мөмкинлекләр аз икәнен аңладык. Җыендык та район үзәгенә күчендек. Монда тагын йорт салырга туры килде, – дип сөйли Альбина. – Мин үзем – гаиләдә бер генә бала. Бертуганнары булганнардан көнләшеп яшәдем, минем дә энеләрем, сеңелләрем булып, зур гаиләдә яшисе иде, дип теләдем. Шөкер, Аллаһы Тәгалә үземә балаларны өеп бирде. Аларның һәркайсын яратам. Сәламәтлегем булганда, алып кайтам инде. Кечкенә улым карында чакта бер дә борчымады. 45 яшемдә булсам да, җиңел күтәрдем. Мин аның туганын да сизми калдым.

Бар эшне бергәләп эшли алар. Уллары да ярдәм итәргә генә тора. Альбина үзе дә –  иртәдән кичкә кадәр аякта. Иң элек малларын карый икән. Алар күп. Ике сыер, ике бозау, ике үгез асрый лар. Сарыклары да бар. Аннары инде Альбина балаларның кайсын мәктәпкә, кайсын бакчага озата. Дәресләре беткәч, тагын килеп ала.

– Балалар өйгә соң кайта. Көнем аларны бер түгәрәктән икенчесенә йөртеп уза. Берсен алып кайтып куям, икенчесенә китәм. Машина да йөртергә өйрәндем. Кая барасың, башкача булмый. Әмма зарланмыйм. Балалар күп булу – зур бәхет бит ул. Иң мөһиме: исән сау булсыннар. Миңа шул җитә, – ди ул. – Мәктәптәгеләрне йөртүен йөртәм, тик менә еш кына бакчадагыларын алырга онытам. Инде язып та куям. Менә шулай ул, балаларны җыеп бетерү дә җиңел түгел.

Атна ахырларына өйләрендә 20дән артык кеше җыела икән. Әле улларының дуслары да кунакка килә, ди. Альбина үзе, ул чит балаларның килгәнен дә киткәнен дә белмим, дип шаярта. Күңеле киң аның. Үзенекеләргә генә түгел, чит балаларга да якты чырай күрсәтә.

– Гаилә зур булгач, ризык та мулдан әзерләнә. Ит белән бәрәңгедән өзелгән юк безнең. Зарланмыйча яшәр өчен, күп итеп мал асрыйбыз. Эшлибез дә, ашыйбыз да. Өйдә кеше күп чагында бер пешергәндә бер чиләк бәрәңге китә. Мантыйны ике кәстрүл пешерәбез, ул әзерләнгәч, тагын ике кәстрүл куябыз. Ипине үзебез пешерәбез, печенье, тәмле әйберләр безнең өчен кыйммәткә төшә. Шуңа да пироглар пешерәм. Анысын санап тормыйм, унлап таба пешә инде, – ди Альбина.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәйдәршиннарның мәктәптә укучы кызлары да кул астына керә башлаган. Энеләренә күз-колак булып торалар. Әниләре өчен монысы да – зур ярдәм. Күп булгач, алар бик тату, ди Альбина.

– Балаларым ярдәмчел. Бер-берсен саклап, яклап торалар. Ирем белән һәр балабызны аякка бастырыр өчен тырышабыз. Зурларын башта мәктәптә, аннан вузларда укыттык. Хәзер чират – кечкенәләрдә. Тәүфыйклары булсын иде инде, – ди 13 бала анасы.

Ул «Ана даны» медаленә дә лаек булган. 2014 елда Россия Президенты Владимир Путин Хәйдәршиннарга «Ата-ана даны» орденын да тапшырган.

– Без балаларны дәүләткә ышанып тапмадык. Дөрес, пособие түлиләр. Әмма ул җитми дә. Хәер, эш анда да түгел. Балалар үзебезгә кирәк. Картлык көнебездә таяныч, бер-берсенә иптәш алар. Әле мин үземне карт дип санамыйм. Күңелем, йөрәгем яшь әле. Бар шатлыгым – балаларда. Шуларны үстереп, игелек күрергә насыйп булсын иде, – ди Альбина.

Кызы Элита исә әнисе кебек күп бала табарга җыенмый.

– Әти белән әни инде хәзердән туганнарымның исемнәрен бутап сөйләшәләр. Шуңа күрә миңа өчәү дә җитә, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X