21 апрель 2022 яңалыклары
-
Татарстанда Туган тел көнен һәм Г.Тукайның тууына 136 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр
Ел саен 26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәм ай дәвамында Татарстанның муниципаль районнарында һәм башкалада истәлекле чаралар һәм тантаналар уза.
-
Май бәйрәмнәрендә һава торышы нинди булыр?
Май аеның һава торышына күпләр зур өметләр баглый.
-
Урта Курсада Россия чемпионнары бил алышты
Бүген Урта Курса мәктәбендә "Курса МТС" ы ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов призына 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.
-
Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Туйганчы ашап, тагын күтәреп тә алып китсәң - оятын кая куярсың?"
Танышымны Балык Бистәсе районының бер авылына Коръән мәҗлесенә чакырганнар иде. Мәҗлес бик матур үтте, әмма күңелемне бер нәрсә генә тырнап тора, ди. Артыгын кылана бугай безнең халык, дип, бер дә иренмичә мәҗлескә әзерләнгән ризыкларның берсен дә калдырмыйча санап-тезеп күрсәтте ул ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).
-
Эремчекле крем белән гади бисквит
Дуслар! Сезгә гади генә итеп пешерелгән, эремчекле крем белән бисквит тәкъдим итәм.
-
Мөселманнарга кулич ашарга ярыймы?
Христианнарның Пасха бәйрәме якынлашу сәбәпле, кибетләрдә куличлар сатыла башлады
-
IKEA кибетләре кабат ачылырга мөмкин
IKEA компаниясе, товар белән тәэмин итү чылбыры яңартылганнан соң, Россиядәге кибетләрен яңадан ачып җибәрү мөмкинлеген эзли.
-
Илүзә Гәрәева: «Әни әтинең туган көнендә күзләрен мәңгелеккә йомды»
Апас районының Урта Балтай авылында күпләргә үрнәк әти яши. 38 яшендә тол калып, ике баласын берүзе үстерә. «Безнең әти кебек кеше башка юк ул», – ди Илфир Гәрәевнең кызы Илүзә. (Ватаным Татарстан, Гөлгенә Шиһапова)
-
Гаиләдә туганлык хисләре югалуга нәрсә сәбәпче?
Туганнарның кадерен белеп, туган итеп яшәргә кирәк, дип безгә әйтеп килделәр. Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә моның белән килешеп бетмиләр, ахры. Гәрчә, анда булып кайтканнан соң башта шундый фикер туды. ("Шәһри Казан")
-
Шикәр комы һәм яшелчә бәясе төшә башлаган
Россиядә азык-төлек хакы арзаная башлаган. Бу хакта “Российская газета” “Росстат”ның узган атнадагы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
-
Татарстанның якынча 19 мең гражданы үзенең булачак пенсиясе турында хәбәрнамә алды
2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.
-
“Кояшкай” балалары табигать кочагына чумдылар.
Шушы көннәрдә Арча районы Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында балалар көче белән әзерләнгән “Табигать байлыгы - урман ул” исемле экология темасына багышланган бәйрәм кичәсе узды.
-
Җирле үзидарә көне белән котлау
Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары, депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар!
-
13 бала әнисе Альбина Хәйдәршина: «Ул-кызларымны үзебез өчен таптым»
Сөбханалла! Башкортстанның Балтач районында яшәүче 45 яшьлек ханым шушы көннәрдә 13 нче баласын тапкан. Сабый өч килодан артык булып туган, әнисе дә үзен бик яхшы хис итә икән. Малайга Байрас дип исем кушканнар. Хәзер гаиләдә җиде малай, алты кыз үсә. Без герой ананы эзләп таптык. ("Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова)
-
Илнар Сәйфиев: "Балаларымның хәле авыр булгач, чишмә ясарга сүз бирдем"
Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев кабат сәхнәне яуларга, гастрольләргә чыгарга җыена. Бу хакта җырчы үзе безгә сөйләде.