erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Гаиләдә туганлык хисләре югалуга нәрсә сәбәпче?

Туганнарның кадерен белеп, туган итеп яшәргә кирәк, дип безгә әйтеп килделәр. Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә моның белән килешеп бетмиләр, ахры. Гәрчә, анда булып кайтканнан соң башта шундый фикер туды. ("Шәһри Казан")

Рәмзия Зиннәтова инде бер елдан артык хайваннар шартларында яши дисәм дә арттыру булмас. Ул Васильевода үзенең туган апаларында тормыш итә, аңа монда бинага терәлеп торган корылмада урын биргәннәр. Мин анда булып кайттым, ләкин шунысы хак: әлеге җирнең кеше яшәрлеккә бер дә охшамаганлыгы аерым ачык күренә. Аның идәннәре суык, тәрәзәсеннән җил өрә, диварларында тишекләр бар, түшәме коелырга гына тора. Якын туганнарының башларына килгән бит әле аны шушындый шартларда яшәтү!

Рәмзиянең мондый хәлгә калуының моңсу бер тарихы бар. Ул әти-әнисе белән Казанда Чуйков урамында урнашкан үзләренең фатирында яшәгән. Барысы да тәртиптә булган, матур гына тормыш иткәннәр. Әмма көннәрдән бер көнне әтисе чирләп китеп, 2020 елның 4 июлендә вафат була. Әлеге кайгыга түзә алмыйча микән, өч көннән соң әнисе дә бу дөньядан китеп бара. Күз алдына китерегез яшь хатын-кызга берьюлы нинди авырлык килеп төшә. Ул үзен кая куярга белми, өстәвенә иң якын кешеләрен җирләргә дә акчасы булмый, Казандагы бәяләрне үзегез беләсез бит. Шунда аңа туган апасы Лира Фәхретдинова белән аның кызы Альбина ярдәмгә килә. Башта әти-әнисен җирлиләр, аннары фатирда коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларны түлиләр, җәмгысе 100 мең сумга якын акча сарыф ителгән. Әлеге санны истә калдырыгыз, ул алга таба безгә кирәк булачак.

Ерактан караганда, туганнары изгелек эшләгән сыман тоела, әйме? Хәзер тарихны дәвам итик. Әти-әнисе вафатыннан ярты ел узгач, Казандагы фатир мирас булып Рәмзия Зиннәтова исеменә күчә. Вәт шунда башлана инде хәлләр! Лира апасының кызы Альбина Фәхретдинова үзенең таныш риэлторы белән аның торагын сату эшенә алына. Төрле инстанцияләргә үзләре белән Рәмзияне дә йөртеп, тиешле документларга имзасын да куйдыртканнар. 
Ник аларга фатирыгызны сату эшен тапшырдыгыз соң? Үз акылыгызда булгансыздыр бит? – дип, сорамыйча булдыра алмадым. 

Мин аларга бу эшне бөтенләй дә тапшырмадым, үзләре йөри башладылар. Мин әти-әниемне югалттым, гаиләдә бер генә бала идем, күз алдыгызга китерегез минем ул вакытта нинди халәттә булуымны! Анда берни чамаламыйсың, әле өстәвенә чәйгәме яисә сугамы берәр препарат кушмаганнармы, юкмы, анысы да билгесез, шул хакта да уйлыйм. Мин аңлыйм, бөтен кәгазьләрдә минем имза тора, димәк фатирны үзем сатканмын булып чыга. Хикмәт анда түгел, ә менә шуннан килгән акчаның минем кулга эләкмәвендә. Миңа фатирны 2 миллион сумга алдылар дип сөйләделәр, ә чынлыкта исә ул 3 миллионнан артык тора, – дип, аңлатты Рәмзия. 

Шунысы билгеле, торакны сатканнан соң Фәхретдиновлар гаиләсе Зиннәтованы үзләренең Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә урнашкан йортларына керткәннәр. Кайсы җирдә яшәтүләрен язма башында әйтеп узган идем. Дөрес, моңарчы әти-әнисез калган хатын-кыз өстеннән опека рәсмиләштергәннәр, янәсе хәзер аның тормышы һәм куркынычсызлыгы өчен алар җаваплы булган. Альбина Фәхретдинова белән сөйләшеп алдым. Аның фикеренчә, Рәмзиянең акчасын берәү дә үзләштермәгән, аны алар торак белән тәэмин иткәннәр. Әле җитмәсә Васильево бистәсендә аңа фатир да алган булганнар, әмма бер-ике атнадан соң 1 миллион 600 мең сумга кире сатканнар, имеш Зиннәтованың анда яшисе килмәгән. Факт шунда ки, ул акча каядыр юкка чыккан бит. Әлеге суммага Фәхретдиновлар гаиләсе Әйшә авылында икмәк пешерү цехы ачканнар, тик ул озак эшләмәгән, былтыр көзен аны япканнар. Аларның Рәмзиягә яшәргә урын бирүләре, ашатып-эчертеп торулары, Казандагы фатирны сатудан кергән акчаны үзләренә тотарга хокук биргән дип аңларга кирәктер инде. Өстәвенә, әти-әнисез калган хатын-кыз опекага алынган бит. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сүзебезгә Лира Фәхретдинова да кушылды. Аның белдерүенчә, Казандагы торак өчен күпме бурыч җыелган иде, әле ике мәетне җирләргә ярыйсы гына акча түгелгән.

Без Рәмзиягә ярдәм иттек бит, нәкъ менә бездән чыгымнар булды, аны үзебезгә яшәргә чакырдык, ул безгә бөтенләй рәхмәтле булырга тиеш. Аның Казандагы фатирда яши алмаячагы көн кебек ачык иде, беркайда да эшләмәде, әле үлгән әти-әнисе белән күпме яшәде, ярый әле күршеләре подъездга сасы ис тарала дип безгә хәбәр бирделәр, белми дә кала идек. Ул фатирда чүп җыелган, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары бар иде. Шунда яшәүчеләр сөйләвенчә, Рәмзия тикторганда төнлә каты итеп музыка акыртып тыпырдатып бии торган булган. Кыскасы, аны карап, күз-колак булып торырга кирәк, югыйсә башы китә, шуңа күрә дә үзебезнең янга алып кайтуны иң кулай вариант дип таптык, – дип сөйләде Лира ханым.

Ә менә Рәмзиягә биреләсе акча турында сүз чыккач, Фәхрединовлар гаиләсе ләм-мим бер сүз дә дәшмиләр, без аңа ярдәм иттек, рәхмәтле булсын дигән җөмләне генә кабатлыйлар. Ул яши торган җирне күргәч, вәт булышканнар болар дип уйлап куясың инде. Бүгенге көндә Альбина Фәхретдинова опекадан баш тарту артыннан йөри, документлар рәсмиләштерә. Шул ук вакытта әтисе Фәнис белән әнисе Лира Рәмзиядән теге кош-корт оясында яшәгән өчен аена 2 мең сум акча таләп итә, имеш, җылылык, ут һәм су өчен түләргә кирәк. Бу очракта ни рәвешле аны торак белән тәэмин иткәннәр дип әйтеп була соң? Әле җитмәсә Васильево бистәсендәге йортта да теркәмиләр. Кыскасы, Рәмзиянең ни акчасын бирмәгәннәр, ни хәзер җүнләп яшәтмиләр, хокуклары бөтенләй юк булып чыга. Дөрес, ул хәзер дөреслекне кайтару өчен юрист яллаган. Әлеге тарихның ничек бетәчәген без дә күзәтеп барырбыз.

http:// http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gaild-tuganlyk-khislre-yugaluga-nrs-sbpche

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X