erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Кояшкай” балалары табигать кочагына чумдылар.

Шушы көннәрдә Арча районы Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында балалар көче белән әзерләнгән “Табигать байлыгы  - урман ул” исемле экология темасына багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Чараның төп максаты балаларда туган төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү. Үзебезнең төбәктә үскән агач-куакларны, җәнлек-кошларны таный белергә, аларны карап тәрбияләргә өйрәтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү. Табигать  кочагында үз-үзеңне дөрес тотарга, җир-суны пычыратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен сакларга күнектерү, балаларда экологик культура, рухи - әхлакый сыйфатлар тәрбияләү иде. 

Әлеге бәйрәмгә мөхтәрәм кунаклар да килми калмады. Алар: Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Ашыт табигый тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Шәймуллина Алия Ринат кызы.  

Балалар бик матур чыгышлары белән сөендерделәр. Табигать гүзәллеге турында җырлап, кыргый хайваннар булып биеп, төрле файда китерә торган агачлар турында шигырьләр сөйләп табигать кочагына сәяхәт иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә исә, республикакүләм экологик бәйгегә әзерләгән “Табигать байлыгы – урман ул” исемле әкияттән бер өзек күрсәттеләр. Ассызыклап китик, әлеге әкият бәйгедә 1-нче урынны яулаган иде. Бәйрәм ахырында исә килгән кунаклар һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырып, күмәк фотога төштеләр.

ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Ашыт табигый тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы: “Балалар, сез безгә шундый матур бәйрәм күрсәттегез, шаккатып карап утырдык. Чын артистлар булгансыз бит сез, чын табигать саклаучылар. Бик зур рәхмәт сезгә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Шәймуллина Алия Ринат кызы: “Безгә шушындый хәбәр килеп ирешкәч, без сезнең янга ашыга-ашыга килдек. Чыннан да бүген монда бик матур бәйрәм , табигатькә багышланган бәйрәм узды. Без сезгә табигатьне шушылай сакларга кирәк икәнне белүегез өчен бик рәхмәтле. Алга таба да уңышлар теләп калабыз сезгә”.

Әйтеп үтәргә кирәк, әлеге балалар бакчасында экология темасына зур урын бирелә. Ел дәвамында төрле кызыклы чаралар уздырыла. “Чишмәгә яңа сулыш бир”, “Батарейку принеси – ежика спаси” бөтендөнья акциясе, “Тәрәз төбендә гөлләр утырт” бәйге-күргәзмәсе һ.б. Балаларга табигатьнең кеше тормышы өчен зур роль уйнавын аңлату – әлеге балалар бакчасында эшләп килүче тәрбиячеләрнең төп бурычы.

Гөлшат Хөсәенова - "Кояшкай" балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X