erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Йокысыз төн (хикәя)

Курку белән бергә Гөлүсәнең шикләре дә үсте. «Ауга китә, имеш, – дип уйлады ул, эчендәге куркуны басарга тырышып, – мондый төндә, мондый караңгыда... Ә мин, юләр, сабый... Кайчаннан бирле шуның әкиятенә ышанып йөрим...»

Поселок урамы соры караңгылык белән өретелгән. Тын. Баганадагы сәгать унберне күрсәтә. Ничәмә-ничә таңнарны каршылаганы бар инде Гөлүсәнең тәрәзә янында шулай япа-ялгызы. Әле Хәбир кайтырга ерак. Ул бары тик төш җитәрәк кенә арып-талып кайтып керер. Аркасында – бушаган рюкзак, иңендә – мылтык, билендә йодрык-йодрык ике-өч чүрәкәй булыр. Сакал баскан йөзе бәхетле. Кабарынкы линзадай алга чыгыбрак торган зәңгәрсу күзләрендә әйтеп бетергесез шатлык. Җайлап кына чишенә. Хәбир тәмләп кенә юына, ашый-эчә дә башын мендәргә терәү белән йоклап та китә. Йокы аралаш әллә кемнәргә эндәшә, әллә кемнәргә елмая. Кайчагында хәтта иреннәрен бөрештереп сызгыргандай итә.

Кеше ирләре кебек бер генә мәртәбә эчеп-исереп кайтсын иде, ичмасам. Рәхәтләнеп, күңелең бушаганчы кычкырышасы, әрләшәсе иде. Йә булмаса бала хакында сүз кузгатсын иде. Ләм-мим бит, ләм-мим. Пошмас та җан булыр икән бу кадәр. Теге мыеклы Иванына ни әйтерсең. Шимбә җиттеме, Хәбирне Камышлы күлгә ияртеп китә. Анысы да бик мут. Күзләре май ашаган мәченеке кебек ялтырый. Белмим, ауда гына йөриләр микән алар көннәр-төннәр буе? Ияләшмәделәр микән берәр җиргә? Әнә бит пышын-пышын сөйләшкән күрше хатыннары, Гөлүсә күренде исә, авызларына су капкандай тынып калалар. Йә Хода, хурлыгын кая куярсың. Күрәсе иде: менә хәзер, менә шушы минутта кайларда йөри икән? Нишли икән?

Гөлүсәнең чигәләре кызыша башлады. Тукта, йөрәге дә чәнчешә түгелме соң? Әйе, әйе... Хәер, юк, йөрәге түгел бугай бу. Нәрсәдер тибә ләбаса эчтә, нәрсәдер талпына. Гөлүсә куллары белән үз-үзен кочып, атылып диярлек караваты янына килде.Тагын тәрәзә янына китте. Урамга карады. Ләкин инде аның күзләре тонык пыяла артында җем-җем килеп торган утлардан гайре бер генә нәрсә дә күрә алмады. Башында һаман бертөрле уйлар буталды. Димәк, дөрес, димәк, бар... Бар, бар! Күптән сизенә, күптән белә иде бит инде ул моны. Тик Хәбиргә генә әйтми килде. Кыюлыгы җитмәдеме шунда, ышанып бетмәдеме? Мөгаен, соңгысы хактыр. Өйләнешкәннәренә өченче ел китте ләбаса – ышануы да авыр. Әнә, әнә тагын тибә, тагын талпына...

Гөлүсәнең керфек очларында тагын яшь бөртекләре ялтырады. Ул кайнар учларын кайнар яңакларына куйды. Тәгәри-тәгәри елыйсы, көләсе, шашынып кычкырасы килде Гөлүсәнең бу минутларда. Шул ук вакытта нәрсәдер газаплый да иде аны. Хәбир... Хәбир! Кайларда йөрисең син, Хәбир? Нигә уртаклашмыйсың Гөлүсәнең шатлыгын? Күптән, бик күптән әйткәне юк инде Хәбирнең «Гөлүсәм!» – дип. Бар табынганы футбол да хоккей. Мыклы Иван да Камышлы күл...

Гөлүсә ашыгып ут яндырды, кабалана-кабалана киенде. Урамга чыгу белән колагына чаганнарның төнге моңсу шавы килеп керде. Ул тәбәнәк үкчәле туфлиларын шакылдатмаска тырышып, караңгы асфальт урамнар буенча Камышлы күлгә таба атлады.

Гөлүсә Камышлы күлгә килеп җиткәндә, бәләкәй карбыз телеме кадәр генә калган сүрән ай ерактагы тау тезмәләре артына төшеп бара иде. Күкнең шул ягы ничектер кандай кызарып, күңелгә шом салып тора. Күл аръягындагы тимер күпер аша талгын гына гөрләп поезд үтте. Һәм, ниһаять, тирә-якта тагын тирән тынлык урнашты. Гөлүсәнең борынына ләм исе, сазлык исе килеп бәрелде. Яр буендагы сукмак тарайганнан-тарая, яр өстендәге урман якынайганнан-якыная. Әйтерсең лә ул бөтен караңгылыгы, бөтен шомлылыгыбелән Гөлүсәнең өстенә аварга тели. Гөлүсә шабыр тиргә батты. Моңарчы әле аның беркайчан да менә шундый кыргый, шомлы төн куенында япа-ялгызы калганы юк иде. Аның хәтереннән бер-бер артлы әллә кайчан әллә кемнәр тарафыннан сөйләнгән куркыныч вакыйгалар тезелеп үтә башлады. Артка карарга курыкты Гөлүсә, бер урында туктап торырга да батырчылык итмәде. Күзләрен очсыз-кырыйсыз караңгылыкка текәп барды да барды.

Курку белән бергә Гөлүсәнең шикләре дә үсте. «Ауга китә, имеш, – дип уйлады ул, эчендәге куркуны басарга тырышып, – мондый төндә, мондый караңгыда... Ә мин, юләр, сабый... Кайчаннан бирле шуның әкиятенә ышанып йөрим...»
Ниһаять, комлы сукмак дегет кебек каралып, ялтырап яткан су читенә килеп төртелде. Бу урыннар таныш иде Гөлүсәгә. Туфлиларын салып, кулына тотты да камышларны аралап, күлгә керде. Су сай һәм инде август урталары булуга карамастан гаҗәеп җылы иде. Шулай үз-үзен белештермичә күп бардымы, аз бардымы, кинәт каршы ярда ут ялтырап китте. Аермачык булып җыр тавышы ишетелде. Ниндидер бик якын, бик таныш тавыш, моңлы тавыш. Хәбир ләбаса бу. Ходаем, аның Хәбире җырлый ич. Гөлүсә ашкынып, тирә-юньгә су тамчылары чәчрәтә-чәчрәтә, алга ташланды. Тагын туктап калды. Җыр тавышы көчлерәк яңгырый башлады.

Гомерлеккә сөйдем сине,
Ташлап китәр бу, димә...

Хәбир бит, Хәбир. Гөлүсә кычкырып җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде. Итәк очлары манма су булды. Чәчләре тирләгән яңакларына, маңгайларына ябышты.

Тез тиңентен куе печән белән капланган сөзәк ярга чыккач, аның күз алдында мондый күренеш ачылды: көмешсу яфраклы тал куаклары белән уратылып алынган аланчыкта кызгылт ялкын телләрен биетеп учак яна. Учак тирәсендә берничә кеше – кайсы кырын ятып, кайсы утырып тора. Киемнәре бертөсле: кыска кожаннар һәм озын кунычлы итекләр. Шунда ук футлярга салынган мылтыклар, рюкзаклар аунап ята. Учак өстенә асылган чиләктән бөркелеп-бөркелеп пар күтәрелә. Мыеклы Иван, куллары белән тезләрен кочып, тирән уйга чумган. Өченчесе айнымас Кәрим бугай. Анысы Гөлүсәгә аркан утырган. Ара-тирә учакка чыбык ыргыткалый.

Шул мәлдә әле генә Хәбиренә ашыккан, Хәбиренә талпынган Гөлүсәнең күңелендә әллә нинди ят тойгы кузгалды. Оялчанлык идеме бу, менә шулай, искәрмәстән генә ирләр өстенә килеп чыгып, аларның поход тормышларын яшертен генә күзәтеп торуы өчен уңайсызлану идеме? Кыскасы, үзен ниндидер ярамаган эш өстендә тотылган кешедәй хис итте Гөлүсә. Моннан тизрәк борылып китәргә теләде. Әмма китә дә алмады. Куаклар арасында басып тик торды.

Менә Хәбир җырлап бетерде. Учак тирәсендәгеләр барысы берьюлы кыймылдашып куйдылар. Мыеклы Иван тәмәке кабызып җибәрде. Берничә мәртәбә комсызланып суырды. Аннан соң йөзен Кәрим ягына борып нәрсәдер әйтте. Кәрим авызына ниндидер ачы әйбер капкандай йөзен чытты, кулын селкеде, һәм ирләр арасында нәрсә хакындадыр бәхәс купты.

Кинәт Гөлүсәнең йөзенә салкын җил килеп бәрелде. Тал куаклары ачуланып шаулашырга, учактагы ялкын телләре әллә нинди сәер фигуралар ясап талпынырга, биешергә тотындылар. Бәхәсләшүчеләрнең сүзләре Гөлүсәгә ачыграк ишетелә башлады. 

– Неужели кеше төсле яшәп булмый инде, Кәрим, ә? – дип мыек очларын бөтергәләде Иван. – Без дә фәрештә түгел... Әмма синең кебек атналар буе... Аллам сакласын.

Кәрим калын иреннәрен чөмәкләндереп көлде:
– Заводка барсам, заводта агитация, өйгә кайтсам – өйдә. Инде ял итим дип сахрага чыктым – тагын шул ук сүзләр. Туйдым, егетләр, валлаһи, туйдым.
– Үзеңне кызганып әйтүем, – диде Иван тыныч кына, – менә шушы мыеклы юләр әйткән иде диярсең, харап буласың бит син, даром харап буласың.
– Заводта әйткән сүзләргә азрак колак салсаң иде, ичмасам, – дип, чын-чынлап борчулы тавыш белән Хәбир дә сүзгә кушылды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кәрим Хәбиргә яшерен бер ачу белән төксе генә карап куйды. Аннары ярсый-ярсый әйтеп салды:
– Сиңа нәрсә? Балаң юк, чагаң, дигәндәй...Менә минем кебек берсеннән-берсе бәләкәй балалар белән кеше почмагында яшәп кара да, попрубой, эчмә!.. 

Гөлүсәне әйтерсең лә яшен сукты. Кулындагы туфлиләре җиргә төшеп китте. Бөтен тәнен ялкын чорнап алды.

Хәбирнең дә йөзе кара янып чыкты. Үзе ничектер бөрешеп, сабый балалар шикелле бәләкәйләнеп калды. 

– Үзең гаепле, – диде Иван, ачуына тулы ирек биреп. – Фатирны синең кебек ике аяклы, ике куллы кешеләр ала. Йөзең чалыш булгач, көзгегә үпкәләмиләр аны, Кәрим энем.

Беркавым барысы да тынып утырдылар. Чыбык-чабык өстәүче булмагач, учак сүрелә төште. Әйләнә-тирә караңгылыкка чумды.

Бераздан Мыеклы Иван, башын күкрәгенә салындырып, хәрәкәтсез утырган Хәбир янынарак авышып, акрын гына нәрсә хакындадыр сөйли башлады.

– Минем хатын... врачлар... өч елдан, – дигән өзек-өзек сүзләр генә килеп иреште Гөлүсәгә. Мыеклы Иванның хатыны Маруся да беренче баласын өч елдан соң гына тапкан бит. Сүз шул турыда бара иде, ахрысы.

Җил көчәйде. Учактагы күмерләр алмаз бөртекләре кебек яктырып, җемелдәшеп алдылар да тагын сүнделәр. 
– Кара аны... рәнҗетмә... Хатын-кызның күңеле болай да...
Гөлүсә, сүзнең үзе турында барганлыгын аңлап, калтырана башлады, йөзенә кан йөгерүен тойды.
– Бала хакында бер сүз дә әйткәнем юк. Сиздермәскә тырышса да, читенсенә Гөлүсә...

Хәбирнең тавышы оялчан һәм шул ук вакытта ничектер газаплы иде.
– Читенсенмиме соң, – диде Мыеклы Иван юатулы тон белән, – безгә, ирләргә, бәлки, берни түгелдер дә, хатыннар өчен фаҗига бит ул, Харисов, бик зур фаҗига. Син аның күңелен табарга тырыш, беркайчан да үзен ялгыз хис итмәсен, кимсенмәсен кеше арасында.Югыйсә бик инсафлы, бик тыйнак хатын синең Гөлүсәң. Конторда да яраталар. Әйткәндер ич, әле менә бу җыелышта...
Гөлүсә кинәт бернәрсә дә күрмәс, бернәрсә дә ишетмәс булды. Башы, яңаклары ут кебек кызышты. Йөрәге күкрәк читлеген җимерердәй булып дөпелдәде. Карасана, нинди начар фикердә иде бит ул ире хакында, Мыеклы Иван хакында... Ә алар... ә алар... Эх, йөгереп чыгасы иде дә хәзер шул алтын күмерләр ялтырашкан аланлыкка, бөтен дөньяны яңгыратып: «Хәбир! Безнең балабыз булачак!» – дип кычкырасы иде. Юк шул, кычкыралмый Гөлүсә. Мыеклы Иваннан, йокымсырап утырган мәңге исерек Кәримнән, хәтта үзенең Хәбиреннән ояла...

Әнә инде ул, нинди әйтеп бетергесез татлы хыяллар диңгезендә йөзгән, җылы тойгылар дулкынында тирбәлгән хәлдә, ике кулына ике туфлиен тотып, аръяк ярга чыгып бара. Аның каршысында инде аермачык булып күренгән зифа камышлар, бөтен тарафка хуш ис бөркеп утырган төз наратлар, тирә-ягында таң шәүләсе белән агарып, нурланып киткән иксез-чиксез су көзгесе.
Озакламый көн бөтенләй яктырыр, ялтырап кояш чыгар.

Фаил ШƏФИГУЛЛИН

Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/author/list/923

«Азат хатын», 1977, №9.

Чыганак: Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев