17 сентябрь 2024 яңалыклары
-
Йокысыз төн (хикәя)
Курку белән бергә Гөлүсәнең шикләре дә үсте. «Ауга китә, имеш, – дип уйлады ул, эчендәге куркуны басарга тырышып, – мондый төндә, мондый караңгыда... Ә мин, юләр, сабый... Кайчаннан бирле шуның әкиятенә ышанып йөрим...»
-
Җырчы Эльвира Фазлыева: “Кызым әле дә минем янымда кебек тоела”
Бала кайгысын күрергә язмасын сүзләрен бу кайгыны үз башлары аша уздырганнар гына тулы мәгънәдә аңлыйдыр.
-
Татарлар нәрсә укый? Иң күп укылган китапларның топ-исемлеге
Милли китапханә традицион иң күп укылган китапларның топ-исемлеген чыгарды, дип яза «Шәһри Казан»
-
«Фобос» һава торышы үзәге белгече: Җирдә көчле магнит давылы башланды
17 сентябрьдә 6:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Җирдә бик көчле магнит давылы башланды. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус телеграм-каналында язды.
-
Блогер, Арча кызы Миләүшә: Блогны татар телендә алып барып, еракта яшәп тә, милләткә якынаясың
Август аенда «Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар җыены узды. Анда блогер һәм журналист эше арасындагы охшашлыклар һәм аермалар тикшерелде. Чарада катнашкан Алманиядә яшәүче блогер Миләүшә читтә торып та блогын татар телендә алып баруын әйтә.
-
Дилбәр Фәизнең әнисе вафат булган
Әле шушы көннәрдә генә кияүгә чыгу, тәкъдим ясау сөенече белән уртаклашкан «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәиз гаиләсенең ишегенә зур кайгы шакыган.
-
Баланың беренче чәчен сакларга кирәк, диләр. Бу дөрес сүзме?
«Шәһри Казан» сайтында әлеге сорауга “Туган авылым” мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирә.