erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Фобос» һава торышы үзәге белгече: Җирдә көчле магнит давылы башланды

17 сентябрьдә 6:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Җирдә бик көчле магнит давылы башланды. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус телеграм-каналында язды.

Бу давыл көтелгән иде, ул зур тоткарлык белән башланды, дип билгеләп үтте белгеч.

«Кояш матдәсе массасының зур өлеше чите белән безнең планетага тиеп китте. Нәтиҗәдә кичә көнозын һәм узган төннең зур өлеше дәвамында геомагнит кыры бераз тынычсыз хәлдә булды, тик бу ахыр чиктә магнит давылларына китермәде. Җирнең магнит сферасының тынгысызлыгы дәрәҗәсен чагылдыра торган Кр-индекс «4» билгесе тирәсендә тирбәлде», - дип язган Леус.

Әмма соңрак, аның сүзләренчә, төнге 3:00 сәгатьтән соң (Мәскәү вакыты буенча) Җирне бик куе масса каплый, нәтиҗәдә кискен магнит давылы башлана. Ул тиз арада G4 (иң көчле) классына җитә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Якындагы сәгатьләрдә магнит давылы акрынлап басылыр, мөгаен», - дип фаразлый Леус. Ул давыл көннең (17 сентябрь) икенче яртысында тулысынча тукталачак, дип ассызыклый.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев