Кичерә алсаң, кичер (Повестьның дәвамы)
... Ә тормыш акрын гына үз җаена дәвам итте. Зифа турында авылда бөтенләй дә оныттылар. Кайчак Саймәне күргәч кенә хәлен сораганнар булды, анысы да сүз югында сүз булсын, ата казыгыз күкәй саламы, дип кенә.
Повестьның башын МОННАН укырга була
Әмма ачыктан ачык булган әйберне берничек тә яшереп калып булмый. Авыл кешеләре сирәк булса да район үзәгенә баргалап тора. Кирәк бит, гөнаһ шомлыгына, Зифа нәкъ менә күп сүзле Габдулла күзенә чалынган. Гайбәт капчыгына шул җитә калган. “Зифа кияүгә чыккан, көмәнле, корсагы борынына кадәр җиткән, шушы араларда бала көтә икән”, – дип бөтен авылга кайтып шаулады. “Ире кем икән? Кай арада кияүгә чыгып өлгергән? Ай-яй, әйтмәссең дә. Шыпырт кына йөргән бала. Болганчык чоңгылда җеннәр йөри, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул”, –дигән хәбәрләр Саймәгә дә барып иреште. Туп-туры үзеннән сораучыларга Саймә: “Ире үлде”, – дип җавапны кыска тотты.
Озакламый баласын күтәреп Зифа үзе дә кайтып төште.
– Һай, бала, нигә монда кайттың? Халык күзеңне ачырмаячак, Габдрахман көн күрсәтмәячәк бат, – дип уфтанды.
– Әни, Гандәлиф апайның ире кире кайтты. Минем китмичә башка чарам калмады, – дигәч кенә язмышка буйсынгандай авыр сулап куйды.
Күңеле нидер сизде Саймәнең. Әмма нәрсә икәнен үзе дә белә алмады. Оныгын кулына алган саен: “Һай, тагын ниләр күрергә язган икән”, – дип эче ут яна иде. Гандәлиф апайсының кызын артык күреп куып чыгармавын, Зифаның махсус үч алу нияте белән кайтуын белми иде әле ул. Баласын яратты, үлеп яратты яшь хатын. Аны кулга алу белән ана булуның хатын-кыз өчен нинди рәхәт хис, күңел тынычлыгы, йөрәк мае булуын аңлады. Яратканда да ул сабыена битләреннән үбә-үбә: ”Кошчыгым, йөрәк парәм, бердәнберем”, – дия иде. Менә шушы нарасыйның әти дияргә тилмереп үсәчәге генә аның йөрәген телгәләде. “Баласын күргәч, Габдрахманда, бәлкем, аталык хисе уяныр”, – дип өметләнде. Тик... урамда бала күтәргән Зифа яныннан Габдрахман атын чаптырып ук китте, дәшү түгел, алар ягына борылып та карамады. Шул төнне елап үткәрде хатын. “Без моны болай гына калдырмыйбыз, шулай бит, кызым?” – диде ул куенында эреп йоклап киткән Әминәсенең битеннән сыйпап.
Икенче көнне ул Габдрахман белән сөйләшеп карарга булды. Әнисенең: “Кирәкми, кызым, эт белән эт булма”, – дип ялваруына да карамастан, баласын кулына алды да, колхоз идарәсенә китте. Тик барып кына җитә алмады, чишмә буендагы агачлыкта яңа килгән укытучы кыз белән кочаклашып торганын күрде һәм кире борылды.
– Әни, син дөрес әйткәнсең, авыз чайкап тора торган кеше түгел икән ул, – диде Зифа өйгә кергәч әнисенә.
– И, кызым, кызым, аның белән сөйләшәм, дип башыңа бәла алма, каберем якын булмасын, дип телә.
– Ул безгә эш бирми, кешегә санамый, баласы барын да белми. Ничек яшәргә тиеш соң без, әйт әле, әни? – дип өзгәләнеп кычкырды Зифа.
– Моңарчы ничек яшәдек, моннан соң да шулай. Аллаһы Тәгалә ташламасын. Үзе юнь бирә ул. Туры юлны күрсәтә.
Әнисенең бу сүзләреннән соң бераз тынычланды Зифа. Тормыш үз агымына агуын дәвам итте. Мул яшәмәсәләр дә, ачтан үлмәделәр. Зифа төннәр буе шәл бәйләде, әнисе шәһәргә илтеп сатты. Шул акча очны-очка ялгап барырга җитте.
Әмма бер көнне көтелмәгән хәл килеп чыкты. Чишмәдән су алып кайтканда Зифа каршына атын ыжгыртып Габдрахман килеп туктады. Арбасыннан сикереп төште дә, күкрәген киереп хатын янына килде.
– Бала тапкач, син тагын да матурланып, тулыланып киткәнсең. Теге вакыттагыны кабатларга теләмисеңме? Мин каршы түгел. Кич ташландык сарайда көтәм, – диде дә шаркылдап көлә-көлә арбасына сикереп менеп утырып, китеп тә барды.
Очрашудан каушап калган, әле дә аңына килә алмый аптырап басып торган Зифаны әнисе тавышы айнытты. Ул бу күренешне читтән күзәтеп торып, кызына ярдәмгә килгән булып чыкты. Аның ап-ак йөзен күреп куркып китте.
– Тагын нәрсә диде, кызым? Бу юлы да рәнҗетә икән, төрмәгә эләксәм эләгәм, бәреп үтерәм мин аны, – диде Саймә ачуыннан тәмам чыгырдан чыгып.
Без сүз дәшмәде Зифа. Нигәдер бу очрашудан соң күңеле катты аның. Әлегә кадәр йөрәгенең бер почмагында пыскып кына утырган ниндидер бер өмет чаткысы булса, хәзер ул дә сүнде, төтене генә чыгып калды. Төнлә баласын йоклатканнан соң әнисен уятмас өчен өйдән шыпырт кына чыгып, абзардан балта алды да, күкрәгенә яшереп, авыл башына таба юл алды. Габдрахман шунда иде инде. Ир ишек шыгырдап ачылган тавышка борылырга да өлгермәде, Зифа балта белән аның башына тондырды. Аннан канга баткан гәүдәне күреп, үтергән коралын тотып бәрде дә, шашынган кыяфәт белән өенә таба йөгерде.
– Кызым, ни булды? – дип аны капка төбендә үк каршы алды әнисе.
– Син монда нишләп торасың, әни?
– Качып чыгып киткәч, берәр юләрлек эшләп ташламасын, дип чыктым.
– Соңга калдың шул инде, әни.
– Һай, Аллам, нишләдең? – дип сыгылып ук төште ана.
– Габдрахманны балта белән чабып үтердем. Һәм үкенмим дә. Бала сиңа кала, әни. Зинһар, ташлама.
Колхоз председателе Габдрахманны үтергәннәр! Бу хәбәр яшен тизлеге белән үзләренең генә түгел, күрше-тирә авылларга да таралды, районга да барып җитте. Тикшерүчеләр үтерүченең Зифа булуын да ачыклады. Хатын үзе дә каршы килеп тормады, җинаятен таныды. Бөтен күрше-тирә авыллардан халыкны җыеп, күрсәтмә суд үткәрделәр. Гаепләнүчегә дә сүз бирделәр. Ул нәрсә өчен бу юлга барганлыгын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Моңа кадәр Зифаның башын төрмәдә черетергә кирәк, дип кычкырган авыл халкы да тынды, кисәк кенә фикерен үзгәртте. Ә иң үтемле сүз Габдрахманның әнисенеке булды.
– Бу балага каты җәза бирмәвегезне үтенәм. Баласын югалту ана өчен зур хәсрәт. Әмма бу кыз баланы ул үзе шушы юлга этәргән. Зифа Габдрахманның кызын, минем оныгымны үстерә, – диде ул.
Аның бу сүзләреннән соң халык тагын бер гөжләп алды. “Җәзасын тиешлегә алган Габдрахман. Азат итегез Зифаны”, – диючеләр дә булды. Тик закон нигезендә, ничек кенә булмасын, ул кеше үтерүче. Көтмәгәндә барлыкка килгән рухи дулкынлану халәтендә, зыян күрүченең әхлаксыз тәртибенә җавап итеп эшләнгән җинаять, дип табып, Зифаны биш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
– Гафу ит мине, әни, – диде ул саубуллашканда һәм баласын алып күкрәгенә кысты.
Бу минутта ул гына түгел, судка килгән бөтен авыл елый иде. Хәтта: “Борчылма, бала, әниеңне дә, балаңны да ташламабыз. Ник алдан ук әйтмәдең аны? Шуның кадәр вакыт яшереп йөртергә ат көчләре бардыр синдә”, – дип юатучылар да табылды.
– Кичерә алсаң, кичер мине, – диде хәсрәттән тәмам бетерешкән Мәгъмүрә. – Шундый ул тәрбияләвемдә минем дә гаебем бар.
Ана күзләрендә әйтеп бетерә алмаслык сагыш, югалту ачысы, хәсрәт күреп, Зифа югалып калды, уңайсызланып күзләрен читкә борды. Әмма ... бер сүз дә дәшмәде. Бары ике ягында басып торган милиционерларга үзен тизрәк алып китүләрен сорады. Машина күздән югалганчы оныгын күкрәгенә кысып тоткан Саймә юлдан күзен алмады. Аннан берничә адым арттарак икенче ана шулай ук юлга, Зифаны төрмәгә алып китеп барган машинага текәлгән иде... (дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев