Резидә Шәрәфиева: «Интернатта тәрбияче дә булдым, идән дә юдым»
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева - татар эстрадасының зәвыклы, кабатланмас җырчысы. Ул гаҗәеп образы белән генә түгел, үзенчәлекле тавышы белән дә аерылып тора. (Шәһри Казан, Эльвира Шакирова)
- Резидә, сез бик матур табигатьле һәм үзенчәлекле исемле авылда тугансыз.
- Мин Минзәлә районы Наратлы-Кичү авылында туып үстем. Элек анда бик матур нарат урманы булган. Өйләр сала-сала, урман урынында авыл барлыкка килгән. Без туганда, бер нарат та калмаган иде инде. Мәктәп балалары, шул исәптән без дә нарат агачлары утырткач, авыл тирәсендә урман барлыкка килде. Хәзер исеме җисеменә туры килә. Авылның үзен, басу-кырларны, урманны бик яратам. Әни белән җәй буе үләннәр, җиләкләр җыябыз. Ул кайда нәрсә үскәнен бик яхшы белә, әни белән йөргәч мин дә беләм. Без – дүрт бала, дүртебезгә дә кышка үләннәр җыеп әзерләп куябыз.
- Балачакны искә алганда, күз алдыгызга нәрсә килеп баса?
- Кечкенә чакта әни иртүк тәмле ризык пешереп куя иде. Боламыкны тәмле итеп пешерә иде ул. Бәрәңгене пешереп, суын сыкмыйча гына төя дә, шуңа әз генә он салып болгата иде. Аннары шуны зур тәлинкәгә күчереп, уртасына ак май сала иде. Аның тәмлелеге! Яланаяк ишегалдына чыгып, тәлгәше белән җыелган җиләк ашаулар истә калган. Үсә төшкәч, әти белән әни үзләренә ияртеп печәнгә алып бара иде. Авыл баласы булгач, бөтен эшне дә белеп үстек. Кызганыч, әти хәзер арабызда юк. Моннан берничә ел элек бер-ике ай чирләп йөрде дә, 67 яшендә китеп барды. Кыш көннәрендә әни безгә кунакка килә. Концертларга, театрга, кунакка ул гел минем белән йөри. Кеше арасына чыккач, энергия алып үзгәреп китә.
- Сез дә, башка күп кенә артистлар кебек үк, авыл клубы сәхнәсеннән төшмәдегезме?
- Мин бик оялчан булдым. Әти-әни янында җырларга ояла идем, качып җырлый идем. Җиденче сыйныфта укыганда, ялгышмасам, Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә чыгыш ясадым. “Самолетка утыра да, әнкәй оча һавага” дигән җырны җырладым. Хәзер аның көен дә хәтерләмим инде (көлә). Бөтен халык “аһ” итте. Беренчедән, мин озын буйлы, коточкыч ябык. Икенчедән, тавышым калын. Шуннан соң күрше авылларга җырларга чакыра башладылар. Минзәлә педагогика училищесында укыганда да төрле чараларда катнаштым.
- Димәк, сез укытучы булып эшләдегез?
- Уку йортыннан мине Кадрәк авылындагы интернатка тәрбияче итеп юлладылар. Мин анда тәрбияче дә, повар да, идән юучы да, завхоз да булдым. Биш-алты кыз – яшь укытучылар бер йортта яшәдек. Эх, күңелле чаклар иде ул. Шулай да минем Казанга китәсем килде. Бер кызның “рәссам-бизәүче һөнәренә укырга китәм” дигән сүзе миңа җитә калды. Мин дә сөенә-сөенә һөнәри училищега юл тоттым. Ике ел укыдык, шундый яратып һәм рәхәтләнеп укыдым, бер дә үкенмим.
- Ә җырчы һөнәренә ничек кереп киттегез?
- Бервакыт училищега “Саз” ансамбле җитәкчесе Рәфкать Гомәров килде. Җырчылар эзләп килгән иде ул. Илһам абый Шакиров кебек моңлы итеп җырлаучы Чүпрәле егете Наил Җаббаров белән мине алды. Тавышым кешенеке кебек булмагач, “Саз”да җырлатмадылар, баянга кушылып 1-2 җыр үзем генә җырладым. Рәфкать абый консерваториягә керергә дә кыстап караган иде, әмма мин Чаллыга кайтып киттем. Анда зур кибеттә рәссам-бизәүче булып эшләдем. Әмма җырны ташламадым, җыр дөньясы барыбер үзенә тартып китерде.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rezid-shrfieva-internatta-trbiyache-d-buldym-idn-d-yudym
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев