26 декабрь 2022 яңалыклары
-
Яңа ел бәйрәмнәре имин үтсен!
Бүген районның террорга каршы тору комиссиясе утырышы узды.
-
Илдус абый Сәгъдиев: Бу яшьтә игътибар үзәгендә булу уңайсыз бит
Озак еллар Арча педучилищесының директоры булып эшләгән, исеме легендага әверелгән Илдус абый Сәгъдиев гаилә тормышында да үрнәк булды. Быел хәләл җефете, безнең химия укытучысы Флюра апа белән тормыш итә башлауларына 60 ел тулды. (Ватаным Татарстан, Фәния Әхмәтҗанова)
-
Салкын тию, вирус кына түгел, йөрәк тә йөткертә
Соңгы арада күпләр ютәлдән азаплана. Бу аңлашыла да. Вируслы чирләр котырган чорга аяк бастык бит. Бу көннәрдә ютәлнең йөрәк авыруы билгесе булуына да инандырган аянычлы очраклар турында ишетергә туры килде. Без инде бармак аша гына карарга күнеккән йөткерү тагын нәрсәсе белән куркыныч? Ул нинди авыруларның билгесе булырга мөмкин? Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова белән шул хакта сөйләштек. (Ватаным Татарстан)
-
Резидә Шәрәфиева: «Интернатта тәрбияче дә булдым, идән дә юдым»
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева - татар эстрадасының зәвыклы, кабатланмас җырчысы. Ул гаҗәеп образы белән генә түгел, үзенчәлекле тавышы белән дә аерылып тора. (Шәһри Казан, Эльвира Шакирова)