erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ел бәйрәмнәре имин үтсен!

Бүген районның террорга каршы тору комиссиясе утырышы узды.

Аны район башлыгы,комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды. 

Район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев яңа ел бәйрәмнәре чорында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар һәм террорлык актларын кисәтү буенча чыгыш ясады. Айдар Рашатович белдергәнчә, халык күпләп җыелган урыннарда,бигрәк тә үзәк чыршы тирәсендә, полиция хезмәткәрләре бу көннәрдә уяулыкны тагын да көчәйтәчәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россгвардиянең район бүлеге җитәкчесе Рамил Фәйзрахманов та бәйрәм көннәрендә үзләре саклый торган объектларда һәм патруль хемәтендә эшнең тәүлек буе оештырылачагын әйтте.

Комиссия сәркатибе Гөлшат Әхмәдуллина үтеп баручы елда бу юнәлештә башкарган эшләргә  йомгак ясады һәм киләсе елга комиссиянең эш планы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре