erid:2VtzquqpS7d
«Яшәргә!» дигән якты уйлар белән кайтып килә
Арча яңалыклары

«Яшәргә!» дигән якты уйлар белән кайтып килә

Бу ханымга сокландым.

Электричкада-поездда күрше Мари Илендә яшәүче татар хатыны белән сөйләшеп кайтабыз. Казаннан кайтып барыш. “Петербургта ял итеп кайтып килүем, - дип сөйләде ул. – Яшем 50дән узды инде. Балалар үсеп җитте. Аларның үз тормышы. Ирем йөрергә яратмый. Ул бармый. Терлекләр тотабыз. Аларны саклап ятып булмый инде. Ирем дә барган булса, терлекләрне малайлар карап торган булыр иде. Ял итәргә дә җаен табарга кирәк. Һаман эш, тормыш мәшәкате белән яшәргә димәгән. Гомер бер генә. Бу юлы үзем генә чыгып киттем.

Казаннан бер төркем туристлар белән автобуста Петербургка бардык. Ай-яй, шәп булды. Ашаттылар-эчерттеләр. Барлык шартлары булган кунакханәдә кундык, Петербург буйлап сәяхәт иттек. Күңел дөньям баеп, күпме мәгълумат туплап, кеше белән аралашып, бик канәгать булып кайтып киләм. Һаман бер төрле тормыштан күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Андыйларны да беләм мин. Ә мин менә “Яшәргә!” дигән якты уйлар белән кайтып киләм».

«Афәрин!» дими ни дисең инде бу ханымга! Бернигә карамый, үзе генә чыккан да киткән. Шундый оптимист булырга кирәк. Сокланам шундый кешеләргә!

                              

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев