erid:2VtzquqpS7d
Казан Кремлендә Сөембикә манарасын комплекслы реставрацияләү бара
Яңалыклар

Казан Кремлендә Сөембикә манарасын комплекслы реставрацияләү бара

Казан Кремлендә Татарстан башкаласының төп символларының берсе булган Сөембикә манарасын реставрациялиләр. Эшкә 136,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Манараны реставрацияләү 2022 елда ук башланган. Ул вакытта белгечләр комплекслы тикшерү уздырганнар, кирпеч салуның, фундаментларның торышын өйрәнгәннәр һәм кирәкле инженерлык эзләнүләрен башкарганнар.

Сөембикә манарасын реставрацияләүгә республика бюджетыннан 136,5 млн сум бүлеп бирелә. Подрядчылар белән Контракт 2026 елның декабренә кадәр исәпләнгән. Бу вакытка, Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин аңлатканча, барлык конструктив мәсьәләләр хәл ителәчәк һәм агымдагы этап кысаларында реставрация эшләре тәмамланачак.

Реставраторлар тарихи үрнәкләр буенча тәрәзә һәм ишек уемнарын торгызачаклар, түбәсен бакыр белән алыштырачаклар – хәзер ул яшел төскә буялган – һәм манара башындагы ярым айны тәртипкә китерәчәкләр. Баскычларны ныгытачаклар, ә агач элементларны уттан һәм черүдән саклаячаклар. ТУЛЫРАК

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев