2024 елның 1 июленә илдә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар уртача 20 975 сум алган.
Эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең пенсиясенең уртача күләме ике ел эчендә 4,5 мең сумга диярлек арткан. Бу Россия социаль фонды мәгълүматларыннан күренә, алар белән РИА Новости танышкан.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 1 июльгә Россиядә уртача пенсия 25 401 сумга җиткән. 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ул 4 426 сумга арткан. Пенсиянең иң югары уртача күләмен июльдә Чукотка автоном округында теркәгәннәр. Анда ул 42 213 сум тәшкил иткән. ЧЫГАНАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев