erid:2VtzquqpS7d
Арча районы вәкилләре муниципаль идарә өлкәсендәге республика бәйгесендә лауреат булды
Арча яңалыклары

Арча районы вәкилләре муниципаль идарә өлкәсендәге республика бәйгесендә лауреат булды

Казан Ратушасында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Быел бәйгегә республика җирле үзидарә органнары вәкилләреннән рекордлы 207 гариза килгән. Катнашучылар 15 номинациядә үзара көч сынашкан. Конкурс нәтиҗәләре буенча Арча районы вәкилләре ике номинациядә лауреат исеменә лаек булды.

«Социаль үсеш» номинациясендә лауреат дипломы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Ильфар Әюповка тапшырылды.

«Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый тәэмин итү» номинациясендә лауреат дипломына Татарстан Республикасы Арча район Советы аппаратының юридик мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сәгыйтова лаек булды. ЧЫГАНАК

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев