Сайлаган – сазга, очраган тазга
Хәзер миннән дә бәхетле кеше юк.
Ирем белән җиденче елыбызны инде бергә яши идек. Бар да әйбәт кебек инде, югыйсә. Тормышыбыз да гөрләп бара, бар да җитеш. Ирем дә миңа карата бик игътибарлы. Тик бер кыек ягыбыз бар – бала алып кайта алмыйм. Иремдә дә, миндә дә гаеп юк. Нәрсәдә икәнен белә алмыйбыз. Табиблар да баш чайкый.
Балалар йортыннан алыйк, ятимнәр бик күп бит, дим. Риза түгел. Үзеңнеке булмый инде ул, ди. Суррогат әни табып бирсен, дигәнгә дә каршы. Шуның кадәр акча түгеп йөрисе килми әле, ди. Баласыз яшәгән гаиләләр бар, без дә яшәрбез әле, дип юаткан да була. Күңелем китек булса да, ризалашам инде. Нишлим?
Бер очрак килеп чыкмаса, шулай тормыш дәвам итәр иде дә инде. Беркөнне ирем миңа бер баланың фотосын җибәргән. “Без сине сагынып көтәбез, әни”, дип астына язып та куйган. Аптырадым. Ирем җибәргәнме соң моны, дип аптырап кат-кат карадым. Шуннан килгән инде. Нәрсә соң бу? Язып җибәрдем. “Бала алырга ризамы әллә син. Бик матур кыз. Мин каршы түгел”, – дидем.
Үзем уйланып калдым. Тукта, командировкага киткән иде түгелме соң ул? Миңа сюрприз ясап бала алып кайту өчен хәйлә булды микән әллә?
Шалтыраттым. Башта алмады. Аннан СМС килеп төште. Таныш түгел номердан. Артыннан ук шалтыратты да бу.
– Ул фотоны миңа җибәрәсе урынга сиңа юллаган ул. Үзе әле сөйләшә алмый, ваннага кереп китте, – ди бер хатын.
– Дөрес номерга шалтыраттыммы соң мин? – дип сорыйм.
– Әйе. Ирегезгә шалтыраткансыздыр бит? Ул әлеге вакытта бездә. Кызыбызны карап торырга килгән иде. Минем эш белән барасым булды.
– Кызыгызны? Аның баласы булмый бит. Нинди кызы турында сөйлисез?
– Мин сөйләшә алмыйм, ирегез ваннадан чыгып килә. Кайткач үзе аңлатыр, – диде дә телефонны куйды.
Ирем кайтканын түземсезлек белән көттем. Юк, дөрес әйбер түгелдер бу, дип ышанасым килмәде. Ишектә ачкыч борылу белән каршына чыктым. Теге хатын берни әйтмәгән, миңа гына белдерергә теләгән, күрәсең, сагынып кайттым, дип кочакларга каршыга килә башлады.
– Кит әле, минеме? – дим. – Мине сагынып, кызың белән икенче хатыныңны калдырып киттеңме?
Ирем аптырап калды.
– Каян беләсең? – ди.
– Сиңа шалтыраткан идем, ваннада булып калдың, – дим.
– Ярар, бу сөйләшү булырга тиеш иде инде. Минем, чыннан да, икенче хатыным һәм аннан балам бар. Сине ташлап китәргә жәлләп кенә йөри идем. Үзең белгәч, тыныч күңел белән китәргә була инде, – ди бу югалып калмыйча.
– Кит. Тик хәзер үк. Тавыш та чыгармыйм. Өй минеке, өлешең юк. Әйберләрне бүлешергә судка бирә аласың. Мин кухняда булам, унбиш минуттан юкка чыгарсың, дип уйлыйм, – дип кырт борылып чыгып киттем.
Ашыйсым килә, миңа да берәр нәрсә салып бир әле, дигән иде, икенче өеңә кайткач икенче хатының ашатыр, дидем.
Китте. Борчылмадым, дип әйтә алмадым. Ир бирмәк, җан бирмәк, дип юкка гына әйтмәгәндер өлкәннәр. Шулай да яраткан шөгылемә тотынгач (чигәм, тегәм мин) онытылдым.
Минем шундый гадәтем бар. Ачуны китергән кешегә үч итеп эшләргә, җиңәргә, югарыга күтәрелергә тырышам. Бу юлы да шулай булды. Өйдә кечкенә генә тегү цехы оештырдым. Заказчыларым бар иде инде, тагын да артты. Ике кеше эшкә алдым. Хәйран күтәрелеп киттем. Бер ир белән таныштым. Бераз очрашып йөргәч, кияүгә дә чыктым. Бер елдан игезәк балалар алып кайттым. Хәзер миннән дә бәхетле кеше юк.
Ә ирем кызык булды. Теге хатынның баласы аныкы булмаган икән. Хастаханәгә эләгеп кан кирәк булгач беленде. Шунсыз күпмегә кадәр алдалап йөргән булыр иде. Ул хатыннан китеп минем янга килергә бик тырышкан иде дә, поезд китте шул инде. Менә шулай берүзе каңгыраеп йөри. Шул кирәк аңа, дип эчтән генә уйласам да, жәлләп тә куям. Нишлисең, үзе сайлаган язмыш. Сайлаган – сазга, очраган тазга, диләр. Шул саздан чыга алмый азаплана инде.
Миннегөл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев