21 февральдә Арча район Советының чираттагы 15нче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Кәлимуллин, Лотфулла Шәфигуллин катнашты.