Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Район Советы утырышы

    21 февральдә Арча район Советының чираттагы 15нче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Кәлимуллин, Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

    Утырышта Арча муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев “Арча районының 2021 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары, 2022 елга бурычлар турында” чыгыш ясады.

    ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен район хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте, районның әле мөмкинлекләре зур булуын билгеләп үтте.

    Реклама

    Соңыннан республика, район үсешенә зур өлеш керткән райондашларыбызны бүләкләү булды.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: