erid:2VtzquqpS7d
Ил сагында торучы горур якташларны котлыйбыз
Арча яңалыклары

Ил сагында торучы горур якташларны котлыйбыз

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 17 гыйнвардан 20 февральгә кадәр сайтыбызда “Ил сагында горур якташлар” фотолар бәйгесе барды.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның яки Армия сафларында хезмәт иткән яисә хезмәт итүче ир-егетләребезнең хәрби киемнән төшкән фотоларын 31 гыйнварга кадәр кабул иттек һәм сайтка урнаштырып бардык. 1 февральдән 20 февральгә  кадәр тавыш бирү этабы барды. Барлыгы 38 катнашучы арасында егерме көн дәвамында чын мәгънәсендә кызу көрәш дәвам итте.  

Әлеге бәйге Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән берлектә уздырылды. Иң күп тавыш җыйган 3 җиңүче 23 февраль кунне Казан арты музеенды узачак чарада иганәчебездән бүләкләр алачак. 

         1 урында 5635 тавыш белән Арчадан Азамат Һидиятуллин.

2 урын – 5551 тавыш белән Яңа Иябаштан Салават Гомәров.

3 урын – 4394 тавыш җыйючы Өтнә авылы егете Дәниф Зарипов.

 


Арча хәбәрләре

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    молодец Азамат!!!!