Узган атнада Арча Укучылар сараенда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган “Алга, робот” фестивале узды.
Фестиваль кысаларында LEGO конструкторыннан яисә аларның аналогларыннан тупланган роботларның үз куллары белән җыелган модельләрен күргәзмә-тәкъдир итү оештырылды, шулай ук “Траектория” һәм “Сумо” этаплары буенча роботлар ярышлары һәм рәсем буенча билгеле бер модельләрнең лего-детальләреннән конструкцияләү буенча ярышлар узды. Ярышларда барлыгы 36 бала катнашты. Арчаның 7нче мәктәбе, Лесхоз, Иске Чүриле, Курса-Почмак, Шушмабаш урта мәктәпләре, Укучылар сараенда шөгыльләнүче укучылар ярышты. Нәтиҗәләр буенча, Лесхоз мәктәбе һәм Укучылар сарае укучылары беренче урыннарны яулады. Җиңүчеләр дипломнар, катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнде.
VEX IQ роботлары : кече төркем 1 урын Хәлиуллин Р. « Лесхоз урта мәктәбе»,
2 урын Нуриев К « Иске Чүриле урта мәктәбе»; Мәгъсүмов И « Лесхоз урта мәктәбе»
3 урын Багавиева К «Арчанын 7 нче мәктәбе"
Өлкэн төркем 1 урын Әхмәдуллин К. « Лесхоз урта мәктәбе»
2 урын Лотфуллин И. « Лесхоз ура мәктәбе»
3 урын Багавиев А. «Арчанын 7нче мәктәбе», Әхмәдиев А. « Иске Чүриле урта мәктәбе» LEGO роботлары : кече төркем 1 урын Хангараев Э., Батманов И. Укучылар сарае
Өлкән төркем 1 урын Мозаффаров А. «Укучылар сарае»
2 урын Сабирҗанов К. " Шушмабаш мәктәбе»
3 урын Солтанов А. «Укучылар сарае»
Конструкцияләү буенча ярыш нәтиҗәләре
1 урын Укучылар Сарае командасы
2 урын Шушмабаш мәктәбе командасы
3 урын Иске Чүриле урта мәктәбе командасы.
Баллар суммасы буенча гомуми зачетта мәктәпләр буенча урыннар билгеләнде: VEX IQ буенча Лесхоз урта мәктәбе командасы җиңде, 2 нче урында – Иске Чүриле урта мәктәбе, 3 нче урында – Арчанын 7 нче мәктәп командасы.
Нет комментариев