erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзара салым акчасын түләдегезме әле?

Бүген түләп чыктым.

Истән чыккан. Югыйсә газетада язып та чыктык, республика бюджетыннан өстәлә торган акчаларны вакытында алу өчен үзара салым акчаларын 2022 елның 21 февраленә кадәр түләргә кирәк, дип. Искә төшерик: үзара салым акчасының күләме – бер кешегә 300 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, 1нче төркем инвалидлар, 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен – 100 сум). Узган ел түләү срогы чыкмаса да, комиссия утырышна чакырып, өркетү кәгазе алган идем. Ә быел... "Котлыйбыз!" дигән конверт белән үзара салым түләргә чакырып язылган хат килеп төште! Күңелле булып китте. Халык белән эшләү шундый рухта булырга тиеш тә. Кешене куркытып җиңеп булмый, андый мөгаләмә ачуны гына китерә. Шәһәр башкарма комитетына кереп түләп чыктым. Беренче катка керүгә кая барыйм икән, дип аптырап тормыйсың, үзара салым түләү өчен икенче катка күтәрелергә, дигән язу тора. икенче катка күтәрелүгә тагын кайсы бүлмәгә керим икән дип, икеләнеп калмыйсың, туп-туры каршыдагы өстзл артында бер хезмәткәр үзара салым акчасы җыеп утыра. Минем алда бер ир кеше бар иде. Минем арттан тагын бер ханым килде. Эшне кызу тоттык. Озак тоткарланмадык. Үзара салым түләргә өлгермәгән булсагыз, өлгерәсез әле, борчылмагыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X