Һәр мөселман өчен кадерле һәм мөһим айга аяк бастык. Рамазан җиткәч, җәннәт капкалары ачыла, диләр. Изге айның фазыйләтен югары күтәреп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән:
“Бу айда 4 төрле әйберне күбрәк эшләгез: икесе Аллаһы Тәгалә сездән разый була торган, ә икесе – үзегезгә бик кирәкле гамәлләр. Беренче ике гамәл – шәһадәт китерү һәм тәүбәләр кылу. Икенче ике гамәл – Аллаһыдан җәннәт сорап, Аңа ут газабыннан сыенудыр”.